Норлат спорт комплексында Әниләр көненә багышланган искиткеч җылы, якты, онытылмас бәйрәм узды
Аның инициаторы һәм оештыручысы – тәрбиягә бала алган гаиләләр советы җитәкчесе Рәисә Миңуллина.
- Бу чара районыбызның Норлат зонасындагы тәрбиягә бала алган гаиләләрне, ветераннар советын, солдат аналары һәм хатыннары советын, "Халык фронты" волонтерларын берләштерде. Мин эшләгән проект та юкка гына "Нам по пути" дип аталмый бит. Бәйрәмдә искиткеч Казан артистлары, Норлат авыл җирлеге башлыгы Илдус Саттаров, "Саф йөрәкләр" хәйрия фонды вәкилләре, Норлат балалар йорты директоры Дамир Рәхмәтуллин, Норлат авылы ветераннар советы рәисе Роза Ягудина катнашты, - дип уртаклаша Рәисә ханым.
- Бәйрәм концерты, сыйлы өстәл, балаларга бүләкләр, яхшы дусларга рәхмәт сүзләре дә – барысы да булды. Барлык катнашучылар да кичәдән яхшы кәеф, уңай эмоцияләр, яңа игелекле эшләр өчен энергия заряды алды дип ышанып калам. Чөнки без чын күңелдән Аналарга лаеклы булырлык чара оештырырга тырыштык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев