Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Наро-Фоминск» суга төште

А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводында 21631 проектындагы кече корабльләр сериясеннән унберенче корабны суга төшерү тантанасы булды

Декабрь аенда нинди суга төшерү ул, «ледоход» түгелме, дип сораучылар булыр, мөгаен. Әлегә ледоходларны Яшел Үзән заводы ясамый, ә илне саклаучы хәрби судноларны елга-диңгезләргә озатып кына тора. Чынлыкта аларга кышкы салкын бураннар да, бозлы елгалар да комачауламый.

Бу кече корабның да бозлы суга төшерелеп чирканчык алуының символик мәгънәсе бар. Беренчедән, ул – кечкенә, әмма төш кенә. Россия флотилиясендә мондый проекттагы кораблар үзләрен яхшы яктан күрсәтеп өлгергән. Хәтта НАТОны да куркыткан. Икенчедән, бу тантананың 9 декабрь – Ватан геройлары көненә тәңгәл килүе.


Ә горькийлыларны бернинди икеләнүләрсез әлеге ике бәйрәм белән дә котларга була. 21631 проекты буенча кече ракета корабленең (МРК) унберенчесен суга төшерү тантанасында катнашучылар нәкъ шулай эшләде дә.


Сезне Татарстан Республикасы җитәкчелеге исеменнән котлыйм, – диде җыелучыларга мөрәҗәгать итеп, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Иван Колчин. – 2022 ел тарихка кереп калачак, бик күп мөһим карарлар кабул ителде. Оборона предприятиеләренә игътибар арта. Ә Горький исемендәге завод ил оборонасын ныгытуда зур өлеш кертүчеләрнең берсе.

Предприятие хезмәткәрләренә РФ Хәрби-Диңгез Флоты Баш командо вание сенең ВТС (күзәтчелек) төркеме җитәкчесе Андрей Зайцев шушы салкын буранлы көндә кайнар котлауларын җиткерде, корабль төзүчеләргә түземлек, зур уңышлар теләде.

Әлбәттә, Россия флотын югары сыйфатлы кораблар белән тәэмин иткән А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы хезмәткәрләре һәр заказны вакытында тапшырырга тырыша. Бүгенге шартларда бу бик тә мөһим.

Флот ул дәүләт организмы сәламәтлеге күрсәткече,дип юкка әйтми Зеленодольск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы Александр Старостин.Һәр кораб ул – бала кебек. Ә бүген сезнең балагыз «әни» һәм «әти» дип әйтә. Алда аны беренче адымнар көтә. Бүген Ватан Геройлары көне һәм ул сезнең дә бәйрәм. Сезнең куллар белән ясалган кораблар илне саклый.

«Зеленодольск проект-конструкторлык бюросы» АҖ мәгълүматларына караганда, 21631 проектының кече ракета суднолары илнең икътисади зонасын саклау һәм яклау өчен билгеләнгән «елга-диңгез» классындагы күп максатлы кораблар булып тора. Артык зур булмаган бортында иң заманча хәрби коралларның гаҗәеп җыелмасы булу аны дошманга каршы торуда өстенлекле итә.
Бу проекттагы кораблар Сириядә Россиянең хәрби операциясе барышында үзләренең югары мөмкинлеген күрсәткән.
Алар Яшел Үзән заводында 2010 елдан бирле төзелә. Хәзерге вакытта 9 берәмлек Россия Хәрби-Диңгез флоты составында хәрби дежурлык алып бара. Алар барлыгы унике булачак.


Боларны тантанада катнашкан Зеленодольск проект-конструкторлык бюросының баш конструкторы Яков Кушнир сүзләре белән дә дәлилләргә була һәм ул үз баласы кебек күргән корабларны юкка гына космик корабльләргә тиңләми:
Горький исемендәге завод катлаулы корабльләрне төзи белә. Мондый проекттагылар беренче тапкыр Каспий диңгезенә төшкәч, флотилия өчен космик корабль кебек булды. Экипаж андагы шартларны күргәч шок хәлендә калды. Алар Балтыйк диңгезенә кергәч тә, НАТО шунда ук үз позициясен ныгыта башлады. Контракт буенча хезмәт итүчеләр хезмәтләрен шушы корабларда узарга теләк белдерә. Безнең ПКБ завод белән күптән эшли һәм бергәләп ил флотилиясен ныгытабыз. Бу кораб минем балам кебек, ә мин – әтисе.


Яңа корабларга «әни»не («крестная мать») монда гадәт буенча бик сайлап куялар. Бу юлы шампан шешәсен корабка бәреп ватуны завод хезмәткәре Наталья Әшрәфҗановага (фотода) ышанып тапшырганнар. Корабны изгеләндерү традициясе уңыш китерә һәм экипажны саклый дип әйтәләр. Шуңа күрә моряклар да бу гадәткә бик җаваплы карый. Шулай гына була күрсен. Яшел Үзәндә ясалып чыккан барлык кораблар белән ил флотилиясе горурланырлык булсын.
Россия Хәрби-Диңгез флоты баш командующие боерыгы белән «Наро-Фоминск» исеме бирелгән яңа корабка хәерле һәм уңышлы диңгез юллары телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев