– Мөселман гаиләсендә хатын-кыз ир-атка караганда күбрәк акча эшли аламы?
Сорауга җавапны, шәһәребезнең «Җәмигъ» мәчете имамы Илдар хәзрәт Гатауллин бирә.
– Ислам буенча, әгәр дә бу аның гаилә тормышына һәм дини күрсәтмәләренә зыян китермәсә, шулай ук ул эшләгән өлкә Ислам принципларына каршы килмәсә (мәсәлән: харам сату), хатын-кызга эшләү тыелмый. Шунысын да әйтергә кирәк, хатын-кыз эшләргә тиеш түгел, ул моның өчен яратылмаган. Аның бурычы, беренче чиратта, балалар өчен ана һәм яхшы хатын булу. Ислам динендә ир-ат гаиләне тәэмин итәргә тиеш, хатыны бай булса да, бу аның өстеннән хатыны һәм балалары чыгымнарын күтәрү бурычын төшерми.
Шулай ук эшләүче хатын-кызга үтәргә кирәкле шартлар да бар:
- хатын-кызларның киемнәре Ислам кануннарына туры килергә тиеш;
- бернинди очракта да хатын-кызга ябык бүлмәдә чит ир белән ялгыз калырга ярамый;
- хатын-кызга чит ирләр белән иркен тон белән сөйләшергә ярамый, ул дәрәҗә һәм җитдилекне сакларга тиеш;
- иренең ризалыгы.
Әгәр дә бу шартлар үтәлмәсә, хатын–кыз ире тапкан белән канәгать булырга тиеш. Һәм соңгысы, әгәр дә ирегездән күбрәк акча эшләвегез гаиләгезне җимерүен, низагларга, бәхәсләргә һәм фетнәгә китерүен сизәсез икән, ул чакта гаиләгезнең һәм тынычлыкның бөтенлеге турында күбрәк кайгыртырга кирәк, чөнки моны бернинди акча белән дә сатып алып булмый.
Ир белән хатын барысын да үлчәргә тиеш. Үз комсызлыгыгыз артыннан барырга ярамый. Төп бурычларны онытмаска кирәк. Ата-аналарның балалары алдында өч бурычы бар: матур исем бирү; яхшы дини-әхлакый тәрбия бирү; өйләндерү яки кияүгә бирү.
Эшләүче хатын-кыз икенче бурычын тулысынча үти аламы?
Кызганычка, бүген хатын-кызларның кайберләре мохтаҗлыктан түгел, ә уңайлырак һәм затлырак тормыш өчен эшләргә ярата. Игътибар итегез, без бәхетлерәк тормыш турында түгел, ә баерак тормыш турында сөйләшәбез. Хәзерге чынбарлык шундый ки, җәмгыятьтә башка кыйммәтләр өстенлек итә һәм төп урынга матди әйберләр куела. Хатын-кыз иренә бәйле булмасын, көчле булсын, иренә кирәкле вакытта каршылык күрсәтә алсын өчен эшләсен, дигән лозунглар яңгырый... теләгән әйберләремне сатып алу мөмкинлеге булсын һәм чыгымнар турында борчылмас, һ.б. өчен эшлим…
Финанс ягыннан көчле хатын-кыз иренә карата кире, үзсүзле дә була ала. «Син эшлисең, мин дә эшлим» принцибы хатынны иренә каршы куя һәм аны тыңламаучанлыкка, буйсынмауга этәрә. Без канәгать булырга тиеш. Гаиләдә тынычлык акча белән түгел, ә мәхәббәт, хөрмәт һәм барлык үз бурычларыңны үтәү белән саклана.
Икътисади һәм финанс көче ярдәмендә безнең дин ир-атка да, хатын-кызга да өстенлек бирми. Кем дин буенча яши, шул өстен булачак. Әгәр хатын-кызның финанс мөмкинлекләре бар икән, бу әле ул дин ягыннан әһәмиятле дигәнне аңлатмый. Бу хәзерге җәмгыятьне, андагы тәртипне бозу өчен кулланыла торган чара.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) әйтте:
«Хатын-кызга дүрт нәрсә өчен өйләнәләр: аның байлыгы, нәселе, матурлыгы һәм динлелеге өчен. Син динлене сайла һәм кулларың тулы булсын, ягъни, син үз өеңдә һәм тормышыңда бәрәкәт һәм тынычлык табарсың».
Димәк, тынычлык – акчалы түгел, ә динле һәм әхлаклы хатын. Без кыйммәтләребезне югалтабыз һәм бозылабыз. Без бәрәкәт дигән төшенчәне оныттык. Без математикага табынучы (ышанучы) кешеләргә әверелдек. Өйләнгән парлар ничек исәп-хисап ясый? Бер хезмәт хакы – бер хезмәт хакы, ике хезмәт хакы – ике хезмәт хакы. Шулай да, бер хезмәт хакы ике хезмәт хакына караганда бәрәкәтлерәк булырга мөмкин. Ике хезмәт хакы да бер гаиләгә җитмәскә мөмкин, ләкин бер хезмәт хакы да гаиләне тәэмин итә ала. Чөнки хатын-кыз бик игътибарлы булса да, ул барлык дини күрсәтмәләрне үти алмаска мөмкин. Бу аның хезмәт хакын бәрәкәттән мәхрүм итә.
Һәркем үз хәле турында үзе уйласын. Хезмәт хакын һәм чыгымнарын төгәл исәпләсен. Чынлыкта, өй – хатын-кызның үзен иң уңайлы һәм куркынычсыз хис итү урыны. Өйдә аңа динне һәм сафлыгын саклау күпкә җиңелрәк булачак.
Төгәл җавапларыгыз өчен Аллаһның рәхмәтләре булсын сезгә, Илдар хәзрәт! Әссәләмү галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкатүһ
Сәхифәне Илсөя Садыйкова әзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев