Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Михаил Афанасьев: «Чит балалар булмый!»

Район башлыгы һәм шәһәр прокуроры социаль приютта тәрбияләнүчеләрне Яңа ел белән котлады

Раштуа бәйрәме алдыннан Михаил Афанась­ев һәм Дмитрий Ерпелев «Гнездышко» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр белән очрашты.

– Бүгенге көндә приют тулы һәм барлык балалар уңайлы яшәү шартлары белән тәэмин ителгән, – дип шәрехләде шәһәр мэры һәм ЗМР башлыгы. – Әмма балаларга һәрвакыт җылылык һәм игътибар җитми, шуңа күрә мин нәкъ менә Раштуа бәйрәме алдыннан аларга игътибарыбызны күрсәтергә, бүләкләр белән сөендерергә кирәк дигән карар кабул иттем.

Шәһәр җитәкчелеге һәм прокурор барлык торак бүлмәләр буйлап йөрде, ашханә һәм башка биналарның торышын карады.

– Безнең тәрбияләнүчеләр һәм коллектив исеменнән Михаил Павлович һәм Дмитрий Николаевичка матур бәйрәм һәм балаларыбызга бүләкләре өчен рәхмәт белдерәбез. Җәмгыять һәм өлкәннәрдән ярдәмгә мохтаҗ булганнарга битараф калмаганыгыз өчен рәхмәт, — дип фикерен белдерде приют директоры Нина Павлова.

Бу урында район башлыгы: «Алар да безнең сабыйлар, чит балалар булмый!» – дип җавап бирде.

Балалар кунаклар өчен кечкенә концерт әзерләгән иде, рәхәтләнеп үзләренең сәләтләрен күрсәтте. Кемдер шигырь сөйләде, кемдер җырлады. Бәйрәм Яңа ел бүләкләре белән тәмамланды.

Михаил Афанасьев «Гнездышко» социаль приюты балаларын Яңа ел белән котлады һәм һәркайсы белән шәхсән аралашты. Бу дулкынландыргыч чараның видеосын сез безнең социаль челтәрләрдә карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев