Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасы Рәисе сайлауларында катнашты

Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасы Рәисен сайлауда үз тавышын бирде. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Ул Лаеш муниципаль районының Боровое Матюшино бистәсендә урнашкан сайлау участогында тавыш бирде.

Бүген, 14 сентябрь көнне, Татарстанда Бердәм тавыш бирү көне үткәрелә. Республика халкы Татарстан Рәисен сайлый. Шулай ук 18нче номерлы Мәләкәс сайлау округы буенча Дәүләт Советы депутатын һәм 7,5 меңнән артык муниципаль депутатны сайлыйлар.

Татарстан Рәисен сайлауда дүрт кандидат катнаша (алфавит тәртибе буенча): Рөстәм Миңнеханов («Бердәм Россия»), Хафиз Миргалимов (КПРФ), Виталий Смирнов («Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе») һәм Руслан Йосыпов (ЛДПР).

Муниципаль сайлауларда катнашучыларның рекордлы саны теркәлде – 11,4 меңнән артык кеше. Алар арасында төп сәяси партияләр вәкилләре һәм 2,6 меңнән артык үз-үзен тәкъдим итүче бар.

Татарстан буенча тавыш бирү өчен 2752 сайлау участогы эшли. Участоклар сәгать 7:00 дән 20:00 гә кадәр ачык булачак.

«ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында 14 сәгать дәвам иткән «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафоны уздырыла. Ул сәгать 22:00 дә тәмамланачак.

Эфирда төрле сайлау участокларыннан турыдан-туры репортажлар күрсәтелә. Студиядә экспертлар, сәясәтчеләр һәм мәдәният эшлеклеләре чакырыла. Шулай ук, «Татарстан, алга!» фотоконкурсының бәхете сынала – эфир вакытында ике Sollers ST8 автомобиле һәм 11 iPhone 16 смартфоны уйнатыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев