Ленин урамында яшәүче тиешсез дару эчеп  4 яшьлек малай агуланган
Яшәеш

Ленин урамында яшәүче тиешсез дару эчеп 4 яшьлек малай агуланган

03 Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе хезмәткәрләре 959 чакыру кабул итеп алган.

Шуларның 600е – шәһәрдән, 359ы районнан булган. 349 кешене госпитализацияләгәннәр: 258е – шәһәрдән, 91е – районнан.

Комсомольская урамында билгесез кеше сугып, башына зыян килгән 42 яшьлек хатын-кыз янына чакыру алынган. Ул дәваханәгә барудан баш тарткан.

Ленин урамында тиешсез дару эчеп агуланган 4 яшьлек малайга ашыгыч ярдәм күрсәткәннәр. Зыян күрүче реанимациягә китерелгән.

Васильевода билгесез затлар кыйнаган, кабыргалары сынган 63 яшьлек исерек хатын-кызга ярдәм таләп ителгән. Аны травматология бүлегенә китергәннәр.

Васильевода хуҗасыз эт тешләгән 35 яшьлек исерек ир янына чакыру алынган. Аңа медиклар беренче ярдәм күрсәткән. 


Нет комментариев