Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

– Коръән ашларында вәгазь һәм дога уку вакыты күпмегә сузылырга мөмкин?

Укучылардан килеп ирешкән сорауларга Яшел Үзәннең «Җәмигъ» мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Гатауллин җавап бирә.

– Коръән ашларында вәгазь һәм дога уку вакыты күпмегә сузылырга мөмкин? Кайвакытта икешәр сәгать бара, кешеләр ялыгып, арып бетә – бу дөресме?

– Чынлыкта шәригатьтә моңа төгәл күрсәтмә һәм чикләү юк, әмма галимнәр тарафыннан яңгыратылган гомуми кагыйдә бар: «Һәр эшнең файдасы тыйнаклык, чама хисе». Бу кагыйдәдән чыгып, Коръән һәм вәгазьне укуга бирелгән вакыт дөрес кысаларда булыр­га тиеш, ул бик кыска да түгел, әмма бик озакка да сузылмасын. Ләкин бу очракта барысы да хәзрәтнең зирәклеге һәм тәҗрибәсенә бәйле. Ул бит мәҗлесне алып бара, анда катнашучыларның хәлен тоярга һәм аңларга тиеш. Кайвакыт сорау­ларга җентекләп аңлатырга туры килә, шуңа да вакыт озакка сузылыр­га мөмкин. Ничек кенә булмасын, мәҗлестә катнашучыларны арытмас өчен, вакытны озакка сузмавың хәерле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев