Киләсе кыш кыска булырга мөмкин, дип белдерделәр
КФУның метеорология кафедрасы доценты Тимур Аухадеев аңлатуынча, кыска кышның сәбәбе аномаль җылы февральдә һәм Эль-Ниньо эффектының дәвамлылыгында.
Гомуми фаразга килгәндә, киләсе кыш контрастлы булачак. Декабрь температура буенча климат нормасыннан түбәнрәк булачак. Әмма җылы көннәр февраль аенда гына көтелми.
Исегезгә төшерәбез, Эль-Ниньо эффекты, шулай ук, Татарстанда аномаль җылы ноябрьнең сәбәбе дип аталды. Көзге соңгы ай уртасы өчен нульдән түбәнрәк температура хас, әмма термометр күрсәткечләре +8 градуска кадәр җитте.
Нет комментариев