Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Халык медицинасы

Медиклар белдерүенчә, кешеләр медикаментларны кирәгеннән артык кабул итә. АКШта яшәүчеләр генә дә дарулар өчен елына 300 млрд доллар тота. Әлбәттә, дарулар еш кына безнең гомерне саклап кала. Әмма аларның кайберләре авыруның билгеләрен генә бетерә. Бәлки, бавыр һәм ашказаны өчен зур киеренкелек тудырган дарулар өчен шулкадәр акча тотарга да кирәк түгелдер? Бәлки, аларны халык медицинасы белән алмаштырыргадыр?

4.Гипотиреозга каршы дарулар (Левотироксин)
Калкансыман биз эшенә бәйле проблемалар безнең илнең һәр өченче кешесенә таныш.  Бигрәк тә ул  50 яшьтән узган хатын-кызларда киң таралган. Табиблар, гадәттә, һәр пациентка  тиреоид гормоннар җитешсезлеген булдырмаучы препаратлар  язып бирә. Шунда ук даруга тотыну дөресме икән соң? Бәлки, бу очракта  кайбер минераллар гына җитешмидер. Әлеге проблеманы  хәл итү өчен халык чараларыннан  чөгендер, бәрәңге һәм кишер суларын тигез өлештә кушып һәр көнне иртән 50шәр грамм эчәргә була. Альтернатив дару буларак пешереп изелгән сарымсак, укроп,  чикләвеккә кушылган бал кулланылырга мөмкин. Бу кушылманы  терелгәнче көн саен иртән берәр аш кашыгы кулланалар.

5.Сару кайнаудан дарулар (Омез, Омепразол)
Сару кайнауны белмәгән кеше бармы икән ул? Ашказаны авырулары белән интегүчеләр тоз кислотасы бүленеп чыгуны протон помпасы блокаторлары белән баса. Ә бу, үз чиратында, минераль матдәләрнең үзләштерүчәнлеген боза һәм эчәклектә патоген микрофлора үсешенә китерә. Сару кайнаудан нәрсә кулланырга соң? Беренче чиратта – сода. Бу табигый антацид берничә минут эчендә  көчле сару кайнауны бетерә. Әмма соданы даими куллану сәламәтлек өчен зыянлы. Димәк, башка чараларны эзләргә кирәк. Мәсәлән, татлы тамыр (солодка), шулай ук алоэ согы ярдәм итәргә мөмкин. Аларны иртән ач карынга бер аш кашыгы кабул итәләр. Ананас та бик файдалы.

6.Антибиотиклар (Гентамицин, Азитромицин)
Табибтан башка антибиотиклар эчү турында аерым әйтергә кирәк.  Бүген  инфекцион агентларга каршы  даруларны кем ничек тели, шулай эчә. Балаларга да «тутыралар». Ә бит уйлап карасаң, антибиотиклар иммун системасын җимерә. Әйе, кайбер табиблар да  пациентлары турында артык кайгыртып, антибиотиклар билгеләргә ашыга.  Чынлыкта исә тын юллары инфекциясендә  борын тишекләрен  тоз һәм сода салган су белән чайкарга була. Практика күрсәтүенчә, һәр шундый чайкау  борында 90 процентка кадәр бактерияләрне бетерә. Табигатьтә табигый антибиотиклар бик күп. Мәсәлән, сарымсак үпкә ялкынсуларын бик яхшы дәвалый, чәй агачы маен тын юллары инфекциясендә кулланалар. Прополис  ангинадан коткара, мүк җиләге сидек юллары системасын дәвалый, ә пурпур эхинацеясе гриппка каршы торучанлыкны булдыра. Табиб белән киңәшегез, бәлки ул билгеләгән антибиотикны югарыда әйтелгәннәрнең берәрсенә алмаштыра алыр.

7.Тынычландыргыч препаратлар (Афобазол, Фенибут)
Статистикага караганда, мегаполиста яшәүченең һәр икенчесе кәефсезлектән интегә. Даими стресслар, йокысызлык, ял итә белмәү  начар нәтиҗәләргә китерә. Авыру мондый очракларда седатив препаратларга тотына. Әлбәттә,  алар ярдәм итә, әмма  бөерләргә, бавырга һәм ашказанына авыр йөк булып ята. Ә бит табигатьтә  тынычландыр­гыч үсемлекләр бик күп.  Мәсәлән,  лаванда һәм мелисса, валериана һәм сукыр кычыткан. Бу үсемлекләрнең организмга бер зыяны да юк.  Моңа тагын  ромашка чәен дә, шулай ук тынычландыргыч ванналарны да кертергә була. Табиблар, үз чиратларында,  бромидлар, магний тозлары һәм литий нигезендәге препаратлар бирә алалар.

8.Диабеттан препаратлар (Метформин)
«Диабетикларның» күбесенә  диабетка каршы препаратлар кабул итәргә туры килә. Әмма аларның бавырга нинди зыян китерүе турында сөйләп торырга кирәкме икән. Монда медпрепаратларга бердәнбер альтернатива булып актив яшәү рәвеше тора.  Медиклар сөйләвенчә, ике атна буе мускулларын даими шөгыльләндергән  авыруларның 60 процентында  инсулин  яхшырак кабул ителеп, глюкоза әйбәт үзләштерелә һәм кан әйләнеше әйбәтләнә. II типтагы шикәр диабеты белән  интегүчеләргә медпрепаратлардан бөтенләйгә баш тарту өчен атнага өч тапкыр анаэроб  һәм ике тапкыр спорт күнегүләре  белән шөгыльләнү  дә җитә.  

9.Йокысызлыктан препаратлар (Розерем, Лунеста)
Йокысызлык «пустяк» проблема дип исәпләнсә дә,  ул алай түгел. Дөрес, даруханәләрдә аңа каршы дарулар күп. Ә аларга лаеклы алмаш табып буламы? Әлбәттә, була.  Даруханәләрдә камыр агачы (боярышник), мәк яисә страстоцвет нигезендәге гомеопатик  препаратлар эзләргә кирәк.  Алар бернинди дә зыян китерми. Петрушка һәм укроп орлыкларыннан төнәтмә дә бик яхшы чара. Бер күләмдә кушылган 50 грамм орлыкка 500 мл кызыл коры шәраб салып 20 минут акрын утта тотарга, суытып сөзәргә һәм төнгә 50 мл эчәргә.

10.Депрессиядән чара (Сертралин)
Безнең заманда депрессия сирәк күренеш түгел. Стресска бирешүчән кешеләр  депрессиягә дә  тиз бирешүчән була. Әлбәттә, аларга ярдәмгә антидепрессантлар килә ала. Әмма депрессиядән препаратлар бик мәкерле.  Алар бик тиз гадәтләнү китереп чыгара.  Өстәвенә, алар кешенең тән авырлыгын арттыра, җенси тормышка кире тәэсир ясый. Табиб-гомеопатлар сүзләренә караганда, цикорий, розмарин һәм камыр агачы  кебек үсемлекләр  депрессиягә каршы көрәшә алалар. Сары мәтрүшкә төнәтмәсе тагын да көчлерәк.  Аны һәр көнне иртән 100 мл эчәргә кирәк. Омега-3 майлы кислоталарга бай ризыклар  ашауны да соңгы урынга куярга ярамый. Ә инде депрессияне бөтенләйгә онытыр өчен  спорт белән шөгыльләнергә кирәк. Ул организмны эндорфин белән баетып торачак.

Кан басымын төшерә, авыртуны баса, холестеринны киметә торган чаралар турында моннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: полезные советы ключ к здоровью здоровье народная медицина