Халык белән бер дулкында
Шау-шулы, мәшәкатьле һәм катлаулы яшәү рәвешенә аз гына үзгәреш кертергә теләп, концерт-тамашага барырга уйладым. Горький исемендәге мәдәният һәм сәнгать үзәгендә Башкортстанның атказанган артисты Радик Юльякшин концерты. Менә ичмасам тамаша!
Барганыма бер дә үкенмәдем. 3 сәгать буе җыр дулкынында тибрәндем. Гаҗәпләнү, соклану, горурлануны сүзләр белән генә аңлата да алмамын кебек. Зал, алма төшәрлек тә урын юк, шыгрым тулы. Күптән, бик күптән тулы залларда булганым юк иде. Урыны җәннәттә булсын, шундый тулы залларны эстрадабызның якты йолдызы, халыкның яраткан артисткасы Хәния Фәрхи җыя иде. Концертта көмеш чәчле дәү әни, дәү әтиләр дә, яшьләр, 2-3 яшьлек балалар һәм алардан олыраклар, яшьләр килгән. Миннән берничә рәт алда утыручы Танай мәктәбе директоры, коллегам , яшьтәшем Венера Гарипова белән аралашып та алдык. Ул да ярата икән Элвин Грейны.
Яшь егет Элвин Грей иҗатына саклык белән генә, ничектер кабул итмичә генә карый идем. Матбугатта, интернетта да күп сүзләр булды бит. Аны берәү белән дә чагыштырып булмый. Салават – Салават инде, кабатланмас шәхес. Салаватның үз тамашачысы. Ә бу яшь егет бөтенләй башкача. Халыкка, яшьләргә аның кебек җырчылар да кирәк икән! Тамашачы яшьләр үзгәрешләр көтә. Бу – тормыш таләбе. Тамашачылар чын мәгънәсендә җыр бәйрәменә килгәннәр. Иң куандырганы – зал тулы матур киемнәр, балаларның күплеге, кочак-кочак чәчәк бәйләмнәре һәм күтәренке кәеф. Сәхнәгә берәм-берәм балалар күтәрелә. Аларның, күрәсең, әти-әниләре Элвин абыйларын ярата. Шуңа күрә иртәгә балалар бакчасына, мәктәпкә барырга кирәк булса да, концертка килгәннәр. Килү генәмени әле, рәхәтләнеп җырлыйлар, бииләр. Белгән җырлары «Девочка моя...» икән. Зал җырчыга кушылып татарча, русча җырлый, бии. Аллаһка шөкер, балаларыбыз, яшь буын татарча сөйләшергә теләмәсә дә (әти-әниләре гаризасы белән), татар музыкасына бииләр икән. Димәк, без яшибез. Концерт-тамашага килүчеләр арасында үземнең укучым Әдиләне күреп, шатланып куйдым. Әнисе белән килгән. Татарча сөйләшергә дәү әнисе өйрәтә аны. Әдилә белән әле күптән түгел генә булган сөйләшү, вакыйга исемә төште. Татар теле белән бәйле ул. Әдиләләр сыйныфында бишенче ел инде татар теле һәм әдәбияты укыттым. Татар төркеме. Ноябрьдән алар миндә укымыйлар. Ата-аналар теләге буенча татар телен рус балалары Ваня, Петя, Машалар белән бергә, рус төркеме өчен булган дәреслекләр кулланып, өйрәнәләр. Гыйнвар аенда шушы төркемдә дәрес бирергә туры килде. Мин, мең дә бер сорауга җавап бирә алучы тәҗрибәле укытучы, гөнаһсыз сабый, нарасыйның соравына җавап бирергә кыенсынып калдым. Сорау рус телендә булды: «Мадина Хафизовна, почему отменили татарский язык? Мы же живем в Татарстане!» Берничә минутка югалып калдым. Тамагыма төер тыгылды, күзләремдә – яшь. Яшемне балаларга күрсәтмичә, тыныч кына: «Шулай кирәк булгандыр», – дип кенә әйтә алдым. Балаларның кәефен төшермәс өчен яраткан шигырь юлларын укуларын сорадым.
Татар теле –туган тел,
Безгә газиз булган тел.
Әти-әни, әби-бабай
Безне сөя торган тел.
Миңа рәхәт булып китте. Һәр дәресне шушы шигырь белән башлый идек бит. Ата-аналарның «Без үзебез дә татарча белмибез, гаиләдә сөйләшмибез!» диюләре – бер бәла, балаларны татарча сөйләшүгә өйрәтүгә теләкләре булмау – иң зур бәла. Мәктәптә без, укытучылар, ни өчен куелган соң? Акча эшләү максаты белән генә түгел бит. Яшь буынга аң-белем, тәрбия бирү, гореф-гадәтләрне өйрәтү, телебез никадәр матур, гүзәл аһәңле бай икәнлеген төшендерү һәр татар теле укытучысының изге бурычы дип саныйм. Димәк, әти-әниләр белән аңлату эше җитәрлек дәрәҗәдә булмаган. Әнә Әсхәт исемле укучым кабинетыма килеп, Шәйхи Маннурның шигырен сөйләп чыгып китә. Авызын тутырып, матур итеп, яратып:
Татарча да яхшы бел,
Русча да яхшы бел.
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле затлы тел.
Тел кешене дус итә,
Бер-берсенә беркетә.
Бел, балам, син рус телен
Һәм онытма үз телең.
Гаҗәп: балалар аңлый, олыларга никтер барып җитми.
Менә бит әле ике тел белүнең файдасы: соңгы вакытта популярлык казанган Элвин Грей концертына килеп, татарча җырлап-биеп, ял итеп кайттылар. Афәрин!
Хөрмәтле укучым! Мин болар турында язмыйча, тыныч кына да яши алам. Әмма барыбыз да шулай битараф, тыныч кына су агымына карап яшәсәк, яшәүме инде ул? «Яшел Үзән» газетасының дуслары, аны даими алдыручылары, милли җанлы укучылар белән сөйләшкәч, миңа рәхәт, җиңел булып китә.
Рәхмәт сезгә, дусларым!
Мәдинә Әдиятуллина.
Яшел Үзән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев