Кеше бурычлы булып үлсә, анын өстендәге бурычны ничек төшерергә
***
– Бурычларны ике позициядән карарга кирәк: рухи һәм матди яктан. Әгәр дә, мәсәлән, кеше авырып киткән һәм Рамазан аенда мәҗбүри Уразасын тота алмаган икән, һәр төшереп калдырылган көн өчен мохтаҗны ашатырга тиешле була. Әгәр үлгән мөселман исән чагында бай кеше булган, ләкин зәкәтне бирергә, хаҗ кылырга өлгермәгән икән, ул туганнарына зәкәтне бирсен һәм хаҗ кылсын дип, васыять калдыра. Туганы өчен хаҗны инде, үзе өчен хаҗ гамәлен үтәгән кеше генә башкара ала.
Икенче сорау –бер яки берничә кеше алдында матди бурыч. Кеше хакы бик мөһим әйбер ул. Мөһимлеге буенча хәтта Аллаһ алдындагы бурычтан да зуррак. Үләсе кеше кемгә һәм күпме бурычлы булуы хакында исемлек язарга, ә балалары яки туганнары бу бурычны мәрхүмнең милкеннән кайтарырга тиеш. Әгәр язылмаган булса, әмма үлгәннән соң бурычын сорап дәлилләр белән килсәләр, түләргә кирәк. Әгәр дә үлгән кешенең байлыгы рухи һәм матди бурычны каплар өчен җитми икән, балалар бу бурычны үз мөлкәтләреннән каплый ала һәм бу Аллаһ Тәгалә алдында сәдака буларак исәпкә алыначак.
– Туганым белән юктан гына сүзгә килдек. Горурлык дигән шайтан беренче адымны ясарга ирек бирми. Бу очракта нишләргә? Туганнар белән аралашмый йөрү зур гөнаһмы?
– Туганлык җепләрен өзү Исламда рәнҗеткән һәм рәнҗетелгән туганы өчен дә авыр гөнаһ булып санала. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) безгә Аллаһ Тәгаләнең мондый сүзләрен җиткерде: «Туганлык җепләре Минем янымда эленеп тора, бу җепләрне өзгән кеше белән Мин элемтәне өзәчәкмен. Кем бу бәйләнешләрне ныгытса, Мин аның белән бәйләнешне ныгытачакмын. Бу бик мөһим. Пәйгамбәр (с.г.в.) сәхабәләренә кат-кат шуның турында сөйли иде.
Сәхабәләр Пәйгамбәребезгә мөрәҗәгать итеп: «Ник Сез һаман моның турында сөйлисез? Бу туганнарны кунакка чакырып, алар янына да кунакка бару дигәнне аңлатамы? Аралашып яшәргә икәнен аңлатамы?» – дип сорагач, Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Ул гына түгел, – дип җавап кайтарган – сез күршегез белән дә, дустыгыз белән дә якын аралашып яшисез. Әмма туганыгыз сезгә начар сүз әйтсә, сез аңа җылы сүз кайтарырга тиеш. Ул сезне өеннән куып чыгарса, сез аны кунакка чакырырга тиеш. Туганнар сиңа зыян китерсә дә, син аларга бүләк тапшырырга тиеш», – дип җавап биргән.
Туганнар белән туганлык җепләрен саклау бик мөһим һәм авыр эш. Туганнар, асылда, бер-берсен яхшы белә һәм шуның өчен аларга бер-берсен рәнҗетү җиңел. Ләкин без туганлыкны саклауның мөһимлеген онытмаска тиеш, бу
Коръәндә кат-кат язылган.
– Иремнең эше шундый: ул кибетләргә машина белән алкогольле эчемлекләр ташый. Кемдер аңа, бу – гөнаһ, дигән. Ул бит беркемне дә кибеттән хәмер сатып алырга мәҗбүр итми. Һәркемнең үз башы. Ул бары тик кибеткә товар китерә. Аңлатыгыз әле, бу эш чынлап та гөнаһмы?
– Әйе, без барыбыз да беләбез, алкоголь һәм барлык исерткеч матдәләр, эчемлекләр зур гөнаһ. Аларны кулланырга, сакларга, бүләк итәргә, сатып алырга, җитештерергә, сатарга, кулланучылар белән бер өстәл артында утырырга катгый тыелган. Исерткеч эчемлекләр, матдәләр белән теләсә нинди аралашу зур гөнаһ. Мин бит алып барам, эчмим һәм сатмыйм, дип кенә әйтеп булмый. Аллаһ Тәгалә әйтте: «Бер-берегезгә изгелектә ярдәм итегез һәм гөнаһлы эшләрдә ярдәм итмәгез!» Икенче яктан, кеше азык-төлек кибетләре өчен йөк машинасы йөртүчесе буларак, үз фурасында нәрсә алып барганын белмәскә дә мөмкин. Яки, мәсәлән, таксист, пассажирның сумкасында нәрсә йөрткәнен белми. Димәк, җәваплылыкның да чиге бар. Ләкин сез спиртлы эчемлекләр саткан кибет яки склад өчен эшлисез икән, бүтән эш эзләү яхшырак. Моны, мәсәлән, наркотиклар белән чагыштырыгыз – бу очракта сез дә әйтә аласыз, мин бары тик ташыдым, гәрчә сез белә торып үлем сатучыларга булышасыз.
– Хәзрәт, җавапларыгыз өчен олуг рәхмәт. Барысын да тәфсилләп аңлатып бирдегез.
Укучыларыбыздан яңа сораулар көтеп калабыз. Аларны 8-906-111-23-77 номер ватсабына җибәрсәгез дә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев