Күңелемдәгесен әйтәм
Республика клиника дәваханәсендә ятып чыгарга туры килде. Һәм Яшел Үзән медицина учреждениеләре белән чагыштырып караганда, аерма җир белән күк арасы икән, дигән нәтиҗәгә килдем.
Сүзем дәвалау турында түгел, республика белән район дәваханәсен бертигез кую дөрес тә булмас иде. Ә әйтәсе килгәнем шул: Казанда бөтенесе, гардеробта эшләүчедән алып табибларга кадәр татарча сөйләшә. Бездәге кебек үз телләреннән оялу бөтенләй юк. Анда рәхәтләнеп теләсә кемгә ана телендә дәшә аласың. Ә син менә 1нче поликлиникага кереп, регистратурада ялгыш кына татарча дәшеп кара әле! Күзләре маңгаена менә һәм, татар булсалар да, җавапны рус телендә бирәчәкләр. Ни өчен Яшел Үзәндә үз туган телеңнән шуның кадәр оялалар икән? Шуңа аптырыйм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
0
0
Мәктәпләрдә шундый тәрбия алалар.
0
0
0
0
Үз туган телендә сөйләшергә теләзмәгән кеше башка телләрне дә хөрмәт итми ул!
0
0
0
0
Мона ата аналар хэм мэктэп гаепле.
0
0
0
0
Мәктәптә микән сон гаеп!? Бәлки бала белән өйдә татарча сөйләшергә кирәктер минемчә. Бала мәктәптә 6 сәгать була ә калган вакытны өйдә, әти әни янында бит. Уйланырга җирлек бар! Сөйләшик балаларыбыз белән татарча.
0
0
0
0
"Яшел Үзэн" хәбәрләрен укыйсы да килми, соңгы вакыттагы үзләренең язмалары халыкка каршы оештырып язалар. Халыкка ярдәм итэсә урында тозга язмаган хэбэрлэр таратыла, ошамый, Клара Мэрдэновнага да безне яклыган өчен мыскыл сүэлерен ишетэрэлэр, Килешми.
0
0