14 апрель 2019 яңалыклары
-
Ремонт кампаниясе башлана
Кулланучыларны өзлексез рәвештә ышанычлы, сыйфатлы итеп электр энергиясе белән тәэмин итү – электр челтәрләре компаниясенең төп бурычы булып тора.
-
Яшел Үзән укучылары дуслык һәм татулык яклы
«Милләтара һәм динара килешүне ныгыту» РФ Президенты федераль грантының юнәлешен тормышка ашырып, 2019 елны республикада «Дуслык һәм татулык» дәресләре» тарафыннан мәдәни-белем бирү проекты белән күчмә чаралар үткәрелә.
-
«Мин әз генә татарча беләм»
5нче гимназиянең 2А сыйныф укучылары Яшел Үзән хакимиятенә барып, районыбыз башлыгы һәм аның урынбасарлары белән татарча сөйләшеп кайтты. Бу, әлбәттә инде, «Мин татарча сөйләшәм» акциясе кысаларында оештырылды.
-
Күңелемдәгесен әйтәм
Республика клиника дәваханәсендә ятып чыгарга туры килде. Һәм Яшел Үзән медицина учреждениеләре белән чагыштырып караганда, аерма җир белән күк арасы икән, дигән нәтиҗәгә килдем.
-
«Налоговый вычет»ны нинди тәртиптә кайтарып була?
– Шушы елның гыйнвар аенда, мәктәптә укучы кызымның югары уку йортында әзерлек курслары өчен акча түләдем.
-
Яшьләр авылны сайлый?
Карагуҗа мәктәбе Татарстанның төрле төбәкләреннән килгән кунакларны кабул итте. «Мин авылны сайлыйм» проекты кысаларында IX төбәкара фәнни-эзләнү конференциясе булып узды.
-
Өч айда Интернет аша җитмеш кеше алданган
Бу рәсми статистика гына әле. Ә хокук сакчыларына мөрәҗәгать итмәүчеләре күпме? Интернет челтәре безнең тормышны җиңеләйтсә дә, ялганчыларга да киңлек ача. Ялган сайтлар аша алар кыйммәтле товар да «сата», «сатып та ала» һәм хәтта «эшкә урнаштыра». Акча карталары белән банклар да белмәгән әллә нинди операцияләр «башкарыла».
-
5нче гимназия – Шамов укулары штабы
Яшел Үзәндә әдәби-шигъри-иҗади сезон март аенда – Афзал Шамов укулары белән ачыла. Һәм шушы уңайдан инде традиция буенча киң күңелле, якты һәм ягымлы 5нче гимназия кунакларны ел саен үзенә җыя. Бу күркәм чараның быел кечкенә генә юбилее – биш еллыгы да иде әле.