Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кече Шырданга олы кызы кайтты

Күренекле якташыбыз, Кече Шырдан авылында туып үскән Резеда Кадыйр кызы Ганиева – татар әдәбияты белемендә күренекле, үз мәктәбен булдырган галимә. Шушы көннәрдә ул 85 яшьлек юбилеен үзенең туган авылында үткәрде.

Күренекле шәхеснең юбилее көннәрендә Татарстанның иң абруйлы  матбугат чараларында аның турында  берсеннән-берсе матур эчтәлекле егермегә якын язма дөнья күрде. Үзе әйтмешли, кешедән, хөкүмәттән бер вакытта да берни сорамаган ул,  моны Резеда Кадыйровна шәхес итеп  тәрбияләгән укучылары эшли. Ә алар меңнәрчә.
Юбилей эшләрен оештыруны «Каюм Насыйри  туган җирен торгызу» фонды җитәкчесе Асия Гобәйдуллина  башлап йөрде һәм анда катнашучыларның  күңеленә хуш килерлек итеп үткәрде.

Резеда Кадыйровна  Олы Ачасыр авыл башлыгы Марат Гатиятуллинга  университетта белем биргән булса, Рамил  Шакировның әтисе Фрунзены авыл мәктәбендә укыткан булган.

Әле җәй ахырында гына  ишек­ләрен ачкан мәһабәт авыл мәчете галимәнең туганнары,  шәкертләре, авылдашлары,  якыннары белән тулган. Монда аны  көтәләр. Әнә ул, шәкертләре иңнәреннән кочкан хәлдә  мәчет бусагасын атлады (рәсемдә). Шушы кадәр тәэсирләрдән, игътибардан  югалып та калган, авырып та торган, тагын да кечерәеп тә калган кебек.  Әмма мәчеткә аяк басуга, нәкъ без белгән  Резеда апага әйләнде дә куйды. Менә ул, кем әйткәндәй, магия сеансы алып барган  тылсымчы кебек, кулларын җәеп  җибәреп, рухланып, Каюм бабабызның халкыбызга мәчет кенә түгел, алгарыш бүләк итүен шулкадәр тәэсирләнеп сөйләп,  җые­лучыларны ораторлык осталыгы,  кайдандыр ургылып чыккан энергиясе белән таң калдырды. Шунда ук, мизгел эчендә,  тынып калып, Каюм бабабыз рухына, үзеннән дога көткән әрвахлар рухына дога кылды.
Резеда Кадыйр кызын котларга бу көнне  бик күп кунаклар кайткан иде. Алар арасында туганнары, «Ак калфак»  бөтендөнья  татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Кадрия  Идрисова, Бөтендөнья  Татар конгрессы президиумы әгъзасы, ТР халык укытучысы Камәрия Хәмидуллина, туган төбәгебездә үз өлкәсендә танылган шәхесләр һәм аның укучылары бар иде.
Гадәттә туган көндә  юбиляр  турында җылы сүзләр әйтәләр, аны хөрмәтлиләр. Юбилейның сәбәпчесе  башкалардан яуган мәдхиядә коенып кына утыра. Ә бу – юк! Һәрберсен  белә,  һәм сүз әйтүченең үзененең асыл сыйфатларын калкытып, бу тормышта халкыбыз өчен нинди эш башкаруын үзенә генә хас стиль белән  калкытып күрсәтеп куя.  Котлаучы исә Резеда апа авызыннан  бәя алып, урындыгына, ә юк, тәхетенә,  бәхетле генә төшеп утыра. Бу – Резеда апа!  Сүзе, белеме, үз-үзен тотышы белән  күпме шәхес тәрбияләүчене күрүчеләр, ә инде аның белән аралашып, аннан белем алучылар – бәхетле  кешеләр.

Шәкертенең ОСТАЗЫ турында фикере:

«Моннан берничә ел элек хөрмәтле остазым, филология фәннәре докторы, профессор Резеда Кадыйр кызы Ганиеваны мин «итәкле ишан» белән чагыштырган идем. Минемчә, бу чагыштыру аңа бик тә туры килә. Фәнгә багышланган гомерен, тормышка карата булган мөнәсәбәтен һәм яшәү фәлсәфәсен ачып бирә. Мөселман шәрык һәм татар әдәбиятын, диндә һәм әдәбиятта  суфичылык тәкълиматын  өйрәнү һәм  аңлатуга  бар көчен куйган Резеда апа йөзләгән укучылары  каршында «Рухи остаз», әйтеп  киткән «итәкле ишан» булып тора.
Резеда апага  иксез-чиксез рәхмәтләребезне җиткерәм.  Киләчәктә  укучылары  аның караш-идеалларына тугры  калачак, дип  ышанам. Резеда Кадыйр кызының тормышы – халкыбыз әдәбияты фәненә һәм милләтебезгә  хезмәт итүе – киләчәк  буыннар өчен дә әхлакый кыйбла».

Ләззәт Хәйдәров,
ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик сөендердегез авылдашлар, якташлар, шәкертләр...Чордашы әти дә бик җылы сүзләр саклый күңеле түрендә.

    Теги: Мечеть в деревне Малые Ширданы Зеленодольский район