2 декабрь 2017 яңалыклары
-
Кече Шырданга олы кызы кайтты
Күренекле якташыбыз, Кече Шырдан авылында туып үскән Резеда Кадыйр кызы Ганиева – татар әдәбияты белемендә күренекле, үз мәктәбен булдырган галимә. Шушы көннәрдә ул 85 яшьлек юбилеен үзенең туган авылында үткәрде.
-
Авыр атлетлар кабат бездә
Яшел Үзәннең “Маяк” спорт комплексында СССРның атказанган спорт мастеры, Олимпия чемпионы Александр Курынов истәлегенә авыр атлетика буенча бөтенроссия ярышлары бара.
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВ: «БӘБИ АЛЫП КАЙТМЫЙСЫЗМЫ ӘЛЕ?» ДИП ЕШ СОРЫЙЛАР
Җырлы гаилә Зинира һәм Ризат Рамазановларның «Бер пәп итеп үпкәннән» җырына төшерелгән яңа клиплары табадан төште. Клиптагы хәлләрнең артистлар тормышыннан алынганмы, юкмы икәнен Ризат Рамазанов «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.
-
Александр Тыгин: «Яшел Үзән»гә һәр гаилә язылсын!»
«Татмедиа» җәмгыяте киләсе елның яртыеллыгы өчен матбугат басмаларына язылу буенча #Әти-әниеңне, якыннарыңны яздыр дигән акция игълан иткән иде. Бу мөһим чарага Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин да кушылды.
-
Акчаны кайсы банкка ышанып тапшырырга була?
– Илебездә көн саен нинди дә булса банк ябыла. Акчаларны «янмаслык» итеп банкка ничек саклауга бирергә? Ышанычлы банкны нинди критерияләргә карап сайларга?
-
Байлар авылын юынтык сулар басмасмы?!
Яшел Үзән муниципаль районы территориясендәге «Ореховка» һәм «Загородный клуб» коттедж бистәләрендә коммуналь катастрофа булырга мөмкинлеге турында фаразлаулар чынга ашарга тора.
-
Һәр чүп өеме чәчәк түтәле булырга хыяллана
Бу язманың сәбәпчесе – экологиябез өчен бик борчылып, әлеге мәсьәләне әзме-күпме яхшы якка үзгәртү идеяләре белән янучы һәм алар белән уртаклашырга теләп редакциябез ишеген кагучы Мостафа бабай. Үзе белән тулырак таныштыруын үтенгәч, шулай эндәшсәгез, җиткән, диде.