Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Казанда хатын-кызны чүкеч белән кыйнап үтергән ир кешене тоткарлаганнар

Бу гамәлен ир-ат үч алырга теләве белән аңлата.

Җинаять 26 гыйнварда Краснококшайская урамындагы бер күпфатирлы йорт каршысында була. Видеокүзәтү камераларыннан күренгәнчә, ир кеше хатын-кызны чүкеч белән кыйный, аннан урыннан кача. Зыян күргән ханым берничә сәгатьтән реанимациядә вафат була.

Ир кеше шул рәвешле хатын-кыздан үч алган. Узган елның декабрендә ул кредит оешмасына мөрәҗәгать итә. Кредит алуда ярдәм күрсәтергә вәгъдә иткән ханымга 100 мең акча түләп, аның белән килешү төзи. Әмма соңыннан ир кешегә кредит та бирмиләр, 100 мең сумлык акчасын да кайтармыйлар. Шуңа ир кеше үзен алдаган ханымны табып, аннан үч алырга була.

«Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Ир кеше гаебен таныган. Хәзер ул СИЗОда.

Чыганак: @tatnewstatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев