Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

«Казань-1» станциясендә Россия – АСЕАН саммиты көннәрендә эш схемасы үзгәрә

Россия – АСЕАН саммиты үткән чорда, 2026 елда, «Казань-1» станциясендә пассажирларны оештыру эшләрендә һәм куркынычсызлыгын тәэмин итүдә вакытлыча үзгәрешләр кертелә, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.

Пассажирларны утырту һәм төшерү өчен перрон һәм 5-нче пассажир платформасы файдаланылачак. Куркынычсызлык максатларында, «Казань-1 – Аэропорт – Казань-1» маршрутындагы поездларның пассажирлар агымын график буенча йөрүче башка составлардан аерып тору өчен вакытлыча коймалар куелачак.

Аэропортка поездлар җибәрү һәм кабул итү зонасына керү вокзалның төп бинасында һәм көнчыгыш турникет комплексында урнашкан тикшерү пунктлары аша башкарылачак.

Бүгеннән 2026 елның 18 июне 23:59 сәгатькә кадәр «Казань-1 – Аэропорт» маршрутындагы барлык поездларда «Казань-1» һәм Вахитов станцияләреннән башка барлык тукталыш пунктларында пассажирларны утырту туктатыла.

Саммит көннәрендә Казан – Аэропорт – Казан маршрутында 30 минуттан бер сәгатькә кадәр интервал белән 80 өстәмә электропоезд билгеләнгән. Шәһәрдә юллар ябылуга бәйле рәвештә, пассажирларга сәфәрләрен алдан планлаштырырга һәм Казан – Аэропорт – Казан маршруты буенча хәрәкәт итү өчен шәһәр яны поездларын сайларга тәкъдим ителә.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев