Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ишегаллары яңара

Быел «Безнең ишегалды» программасы кысаларында Яшел Үзәндә, Васильево, Карамалы Тау бистәсендә, Әйшә һәм Олы Карагуҗа авыл җирлекләрендә 76 йорт яңартылачак.

Финанслау лимиты 393 миллион сум тирәсе тәшкил итә. Ишегалларын яңарту вакытында юл эшләре башкарыла, урам яктыркычлары алыштырыла, кечкенә архитектура формалары урнаштыру, балалар мәйданчыклары - тау, таган, шулай ук эскәмияләр кую күздә тотыла.

Мирный микрорайонында эшләр апрельдә, шәһәрнең көнбатыш өлешендә майда башланды. Ишегалларының яртысыннан артыгы инде тәмамланган, калганнарында эш кайнап тора.

Бүгенге көндә юл өслеген яңарту буенча 46% эш башкарылган, яктырткычлар урнаштыру буенча 52% тәшкил итә.

2020 елда «Безнең ишегалды» дип исемләнгән ишегалды территорияләрен төзекләндерү буенча Президент программасы эшли башлады. Ул комплекслы төзекләндерүне күздә тота, моңа юлларны асфальтлау, яңа тротуарлар булдыру, куркынычсыз балалар һәм спорт җиһазлары урнаштыру, каты-көнкүреш калдыкларын җыю өчен мәйданчык булдыру яки яңарту керә. Һәр ишегалды өчен җиһазлар җыелмасы индивидуаль сайлана. Һәм халык фикере дә исәпкә алына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев