Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Иң гади сәдака

Урындык сатып ал һәм мәчеткә илтеп куй. Аңа кем генә утырып дога кылса да, син саваплы булырсың.

Савыт белән су куй. Кошлар, җәнлекләр килеп эчәрләр, син саваплы булырсың.

Бүлмәңдә бер тартмачык куй. Нинди дә булса гөнаһ кылган саен шуңа нинди дә сумма салып бар. Аннары җыелган акчаңны сәдака итеп тапшыр. Савап алырсың.

Өйдән чыгу һәм керү якларына ишеккә дога эл. Аны кем генә укыса да, син савап алырсың.

Коръән китабы сатып ал һәм мәчеткә куй. Аңардан кем генә бер хәреф укыса да (ә бер хәрефнең савабы унлата арта), син савап алырсың.

Кәефе төшкән мөселманның күңелен күтәреп, елмайтсаң – савап алырсың.

Сине үпкәләтүче һәм рәнҗетүчеләрнең барсын да гафу итмичә йокларга ятма. Кичерсәң – саваплы булырсың.05:58

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев