Язгы ветеринария: ни өчен арзан бозау кыйммәткә төшә?
Яз – ветеринарлар өчен умырзая вакыты түгел. Бу кан, вакциналар һәм борчулы шалтыратулар чоры. Берәүләр дача сезонын ачканда, икенчеләре бозаулар белән бергә көтүлеккә лейкоз, бруцеллез һәм себер язвасы чыкмасын өчен тикшерүләр ясый.
Арзанлы бозауның ни өчен артык кыйммәткә төшүе, ни өчен эт ләрне чипларга кирәклеге һәм базар да сөт сатуның «мөмкин түгел»леге хакында Яшел Үзән районы дәүләт ветеринария берләшмәсе башлыгы Илдус Хатыйпов белән әңгәмә тәкъдим итәбез.

Фото: Илсөя Садыйкова, «ЯҮ»
– Яз. Кешеләр кош-корт, бозау, кәҗә сатып ала. Дөресен әйтегез: без хәлне контрольдә тотабызмы яки рулетка уйныйбызмы?
– Яз – иң киеренке чор. Февральдән башлап белгечләр авылларга чыга. Лейкоз, бруцеллез һәм башка куркыныч авыруларны ачыклау өчен кан алабыз. Себер язвасы, котыру авыруы, эмкарга каршы вакцинация ясыйбыз. Иң мөһиме – терлекләрне тулысынча колачлау. Шәхси секторны да, хуҗалыкларны да. Әгәр бер генә хайван булса да контрольдән читтә кала икән – бу барысы өчен дә куркыныч тудыра. Бүген проблема эш булмауда түгел. Проблема башкада. Кешеләр арзанракка алырга, кыйбатрак сатарга тели. Сатып алулар географиясе киңәя. Намуссыз сатучылар саны арта. Ләкин шуны аңларга кирәк: бер сум акча эшләп, бөтенесен югалтырга була. Авыру кош сатып алып, үзегезнең бөтен хуҗалыкка йоктырырга мөмкин. Ә аннары – күршеләр, авыл, балалар. Бу инде бизнес түгел. Бу җавапсызлык.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
– Сукбай этләр. Без аларны чиплаштырабыз. Ләкин чип – ул бит эт тешләмәячәк дигән гарантия түгел. Һәм, гомумән, һәр йорт эте чиплаштырылырга тиешме?
– Проблема кимеде, ләкин ул бар. Һәм, әйе, һәр йорт эте чипланган булырга тиеш. Ни өчен без урамда хуҗасыз сыер яки кәҗә күрмибез? Чөнки аларны беркем дә җәйге ялларда күңеллерәк булсын өчен генә алмый һәм алар бушлай түгел. Ә этләрне еш кына балалар белән дачада уйнарга алалар да көз көне ташлап калдыралар. Йортсыз этләр кешеләр гаебе белән барлыкка килә. Бүген бу «минем этем», иртәгә – «инде минеке түгел». Чиплау – җаваплылык ысулы. Бу контроль түгел, тәртип турында. (Бүгенге көнгә чиплау бәясе – 340 сум).

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
– Без гел, мөгезле эре терлекләр саны артырга тиеш, дибез. Әмма кешеләр зарлана: сөтне сату кыен. Сыер асрау – бик кыйммәт бәхет. Бәлки, без шәхси хуҗалыкларны артык таләпләр белән үзебез буабыздыр?
– Юк. Монда «буу» юк. Сөт сатарга ике зур урын: Яшел Үзәндә һәм пәнҗешәмбе көннәрендә Норлатта базар бар. Сөт сату өчен билгеле шартларны үтәргә кирәк. Хайван «Хорриот» системасында исәптә торырга тиеш. Ай саен – сөт анализы ясала. Ярты елга бер тапкыр – бруцеллез һәм башка авырулар буенча киңәйтелгән тикшерү узыла. Бу безнең теләк түгел. Бу закон таләпләре һәм сатып алучыларның куркынычсызлыгы. Беркем дә, минем продукция начар, димәс. Барысы да үзенеке иң яхшысы булуына ышана. Әмма кешеләрнең сәламәтлеге турында сөйләгәндә, сүзгә генә ышанырга ярамый. Кайчагында хуҗа үзе дә белми, ә сыеры авырый. Контроль – ул киртә түгел. Бу иминлекне саклау.
(Кыскартып урнаштырылды)
Язманы тулаем газетабызның №7 (27.02.2026) санында укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев