Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ике ир фермада савып алынган сөттә коенган: «Носкиың белән трусигыңны да сал!»

Ростов өлкәсенең Семикаракор районы Сусат авыл җирлегендә ике ир фермада савып алынган сөт казанында коенган.

Икесе дә хөрмәтле кешеләр – элекке участковый Максим Маслаков һәм эшмәкәр Дмитрий Ганженко. Видеоны «База» телеграм каналы чыгарды.

Ирләрнең аек булмаганнары күренеп тора, алар үзләре белән шәраб та алганнар. Әмма әзерләнеп килгәннәр – сөлге алганнар. Шуннан чыгып, «Боларның сөттә беренче генә коенмаганнары күренеп тора», дип язалар комментарийларда.

 

«Берсе икенчесенә – «носкиыңны сал! Трусигыңны да сал! Чиста сөт бит бу», – дип әйтә. Ир носкиын да, трусигын да салып, сөткә кереп китә. 

 

Ике ир коенганы видеога эләккән, видеода тагын ике ир күренә, шулай ук видеоны төшерүче дә бар – алары коенганмы-юкмы, билгесез.

 

Бу сөт кая киткән – анысын әлегә ачыклыйлар. Видео халыкка таралгач, «сөттә коенуда» катнашкан ирләрнең танышлары төрлечә аклана башлаган. Фермерның хатыны әйтүенчә, бу сөт түгел, ә ак төстәге химикат булган. rostovgazeta.ru сайты язуынча, журналистлар район администрациясенә мөрәҗәгатьиткәч, Горяйнова фамилияле чиновник хатын видеоның берничә ай элек бер күңел ачу кичәсендә төшерелгән һәм, имеш, ул вакытта цех эшләмәгән, дип аңлаткан. «Бу бөлгенлеккә төшкән сөт фермасының әчегән сөте, аны канализациягә агызырга тиеш булганнар», – дип аңлаткан Горяйнова. Видеога Семикар районы полиция бүлегенең җитәкчесе урынбасары Денис Зудерман да эләккән, ул анда «кунакка гына» килгән булуын әйткән. Полициягә мөрәҗәгать иткәч, бу инцидент буенча ниндидер тикшерү алып барылмаганын әйткәннәр, «чөнки мөрәҗәгать итүчеләр булмаган».

Дәүләт Думасы депутаты Александр Хинштейн Роспотребнадзорга, тикшерү уздыруны сорап, мөрәҗәгать җибәргән. Депутат фикеренчә, бу сөт кибетләргә эләккән булырга мөмкин. Роспотребнадзор тикшерү уздырылачагын әйткән.

Халыкның нәфрәт сүзләрен язып бетерерлек түгел:

«Әле бу без күргәне генә. Ә күрмәгәне күпме?»
«Бу видео үзе мөрәҗәгать – ничек инде тикшерү уздырылмый дияргә була?»

«Актык чиктәге кабәхәтләр»

«Сөт эчмәс булырсың»

Чыганак:Интертат: иң популяр татар сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Сүзсез

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев