Иделдәге утраудан инсульт белән өлкән яшьтәге ир-атны коткардылар
Яшәеш

Иделдәге утраудан инсульт белән өлкән яшьтәге ир-атны коткардылар

Яшел Үзән районының Аленка утравындагы «Щурячий» бакчачылык ширкәте территориясендә, Иделдә, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә 69 яшьлек ир-атның хәле начарлануы турында хәбәр килгән.

Коткаручылар авыру янына кар машиналарында барып, зыян күрүчене Ашыгыч ярдәм машинасына алып чыгып тапшырган.

Ир-атта инсульт булган, дип хәбәр итәләр ТР буенча Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә.

Коткаручыларга ярдәм сорап өлкән яшьтәге ир-атның күршесе мөрәҗәгать иткән.


Нет комментариев