Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яз җитте һәм безнең редакциябездә билгеле даталар 8 март белән генә тәмамланмый, чөнки бу айда яраткан коллегаларыбыз туган көннәрен бәйрәм итә

Бүген җаваплы сәркатибебез, үткен каләмле, ут кебек чая, уңган-булган һәм гүзәл Алиякәебезне әлеге искиткеч матур көн белән ихлас котлыйбыз!

Кояштай ачык йөзле, киң күңелле коллегабызга сәламәтлек, бәхет-сөенеч, гаиләсендә иминлек телибез.

Башкарган эшең шатлык китерсен, зур уңышларга иреш, барлык хыялларың тормышка ашсын! Гел шулай үзеңнең оптимизмың белән яныңдагыларда яшәү дәрте уятып, балкып яшә, кайгы-хәсрәт күрмә!
 
Сабыр холыклы әни син,
Тыйнак холыклы хатын.
Нәкъ синең күк яраткандыр
Аллаһ хатын-кыз затын.
 
Тәмле ашлар пешерәсең,
Эшне эшлисең белеп.
Яннарыңа килүчене
Каршы аласың көлеп.
 
Һаман шулай, озак еллар
Елмаеп, көлеп яшә.
Һәркайда да: өйдә, эштә
Бул син кирәкле кеше.
 
Туган көнең котлы булсын,
Юлларыңа ак келәм.
Чын күңелдән тәбриклибез
Гомер бәйрәмең белән!
 
Синең «Яшел үзән»леләрең.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев