Яшел Үзәндә хатын-кыз машинасы белән юл кырыена төшеп киткән
Узган атнада 111 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган.
29ында матди зыян китерелгән. 1 юл-транспорт фаҗигасендә 1 кеше зыян күргән. 7 машина йөртүче исерек килеш тотылган.
Зеленодольск һәм Волжск шәһәрләрен әйләнеп уза торган юлның 16нчы чакрымында «ВАЗ 2110» автомашинасын йөртүче хатын-кыз, транспорт чарасын кую кагыйдәсен бозып, машинасы белән юл кырыена төшеп, баганага бәрелгән. Йөртүче тән җәрәхәтләре алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев