Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә Укытучылар көнен бәйрәм иттеләр

Музыкаль театрның концертлар залына шәһәр һәм район мәгариф хезмәткәрләре һәм Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев, мәгариф идарәсе начальнигы Рәисә Афанасьева килгән иде.


- Яшел Үзән районында 3 меңнән артык мәгариф хезмәткәре эшли. Сезнең көндәлек хезмәтегез нәтиҗәсендә укучыларыбыз укуда, олимпиадаларда һәм конкурсларда яхшы нәтиҗәләр күрсәтә, илнең иң яхшы югары уку йортларына керәләр.


Быел 9 чыгарылыш сыйныф укучысы бердәм дәүләт имтиханында югары балл алды һәм шәһәр Мактау тактасында билгеләнде, бу безнең район өчен югары күрсәткеч. 30 ел эчендә беренче тапкыр 1224 урынга исәпләнгән күп профильле лицей төзелде, шәһәрдә һәм районда яңа мәгариф учреждениеләре төзелеше планлаштырыла, болар барысы да безнең уртак хезмәтебез! Алда безне шактый зур планнар көтә, һәм Без бергә зур нәтиҗәләргә ирешербез дип ышанам!
Кадерле педагоглар, сезгә нык сәламәтлек, бәхет, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм иҗади үсеш телим! – дип педагогларны бәйрәмнәре белән район башлыгы Михаил Афанасьев котлады.

Бәйрәм кысаларында 88 педагог Мактау грамоталары һәм күкрәк билгеләре белән бүләкләнде. Сәхнәдән рәхмәт һәм котлау сүзләре яңгырады, соңыннан кунакларга концерт программасы тәкъдим ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

7

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев