Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә росгвардиячеләр Карл Маркс урамында кәрәзле элемтә салонына үтеп керүдә шикләнелгән ике егетне тоткарлаган

Җинаятьчеләр 20 смартфон алып чыккан.

Урлау турында сигнал иртәнге якта килеп ирешә. Ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре шунда ук каракларны эзли башлый һәм аларга бәхет елмая. Ике кешенең урам буйлап сәер йөргәнлеген күреп алалар, алар як-якка карана, аяк астында шикле пакет та ята. Урлауда шикләнелгән ике кеше тоткарлана, алар моңа кадәр җинаятькә тартылган була. Соңгы тапкыр бикле азык-төлек кибетенә кергән булалар.

Нәтиҗәдә, хөкем ителүче 18 яшьлек казанлыны һәм Васильеводан 17 яшьлек дустын тоткарлыйлар. Алар гаепләрен таный һәм салонга ватык тәрәзәсе аша кергәннәрен сөйли. Ләкин хокук сакчыларын күргәч, урланган пакетны карга ыргыталар.

Шикләнелүчеләрне алга таба тикшерү өчен полициянең тикшерү-оператив төркеменә биргәннәр. Зыян суммасы билгеләнә. Җинаять эше кузгату турында хәл итә.

 

Чыганак: region116.dtp.official телеграм каналы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев