Яшел Үзәндә, махсус хәрби операциядә һәлак булган сугышчыларның әниләренә Батырлык Ордены тапшырылды
Яшәеш

Яшел Үзәндә, махсус хәрби операциядә һәлак булган сугышчыларның әниләренә Батырлык Ордены тапшырылды

Яшел Үзән музыка театрында Ватанны саклаучылар көненә багышланган концерт булды.

- Ватанны саклаудан да дәрәҗәлерәк һөнәр юк. Бу көнне без ветераннарыбызга, көч структуралары хезмәткәрләренә, ир-атларыбызга рәхмәт белдерәбез! Махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларга, аларның гаиләләренә, ышанычлары, көчле булулары һәм фидакарьлекләре өчен аерым рәхмәт әйтәсем килә, - диде Афанасьев.

Россия Федерациясе Президенты Указын үтәү йөзеннән Батырлык Ордены белән сержант Солнцев Александр Николаевич һәм сержант Таһиров Айдар Айрат улы бүләкләнде. Бүләкләрне әниләренә -Татьяна Николаевна һәм Гөлинә Нурзакрамовнага тапшырдылар.

«Встанем» җыры астында зал урыннардан күтәрелде һәм Геройларның әниләренә алкышлар яудырды!


Нет комментариев