Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә «Кеше приюты»ның икенче пункты ачылды

Байлыкта түгел хикмәт, юмартлыкта!

Яңа ел алдыннан шәһәребезнең Мирный микрорайонында «Кеше приюты» бушлай кайнар ризык тарату ноктасын ачу тантанасы булды. Яшел Үзәндә бу инде икенче пункт, ә Татарстан Республикасында – 18нче.

«Кеше приюты» хәйрия проектының төп бурычы – халыкның социаль якланмаган катламнарына ярдәм итү. Андыйлар күп, алар – аз керемле пенсионерлар, күп балалы гаиләләр, инвалидлар, янгыннан зыян күрүчеләр, йортсызлар. «Кеше приюты» проектына «Меценатлар» эшмәкәр-хәйрия­челәр берләшмәсе ярдәм итә.

– Кешеләр төрле сәбәп­ләр аркасында авыр тормыш хәлендә калырга мөмкин һәм алар кайнар ризык тарату нокталарына килгән икән, димәк, алар чыннан да ярдәмгә мохтаҗ, –ди «Меценатлар» хәйрия­че-эшмәкәрләр җәмгыяте рәисе Ильяс Гыймадов. – Әлеге проектны тормышка ашыруда ярдәм иткәне өчен Зеленодольск районы хакимиятенә, шәхсән Михаил Афанасьевка чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә. Ул бу эшебезне хуплап, катнашмаса, безнең бернәрсә дә килеп чыкмас иде.

Әлеге хәйрия җәмгыятенең рәисе, Зеленодольск шәһәре депутаты Ильяс Гыймадов үзенең шәхси тарихы белән дә уртаклашты. Аның әтисе җитди авырып киткән. Һәм хәзер, дарулар сатып алганда аларның бәяләрен күреп, ул «Кеше приюты» пунктларының дөреслегенә һәм кирәклегенә тагын да ныграк инана. Чөнки барлык өлкәннәрнең дә ата-аналарына ярдәм итә алырлык балалары юк. Ә тарату пунктында ялгызлар, олы яшьтәгеләр һәрвакыт сыйфатлы, хәләл кайнар ризык ала алачак. Биредә алар үзләренә җитеп бетми торган аралашу, үзара ярдәм, җылы сүзләр ишетә ала.

– Безгә, картларга ярдәм итүче әлеге мәрхәмәтле кешеләр өчен көн саен дога кылачакмын. Минем пенсиям кечкенә, бөтен нәрсәгә акчам җитми һәм мондый пункт безнең өчен бик кирәк, – дип уртаклашты Мирный микрорайонында яшәүче Рәсимә апа. Барлык яшел үзәнлеләр исеменнән әлеге проектны тормышка ашырырга ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт әйтәбез.

«Кеше приюты» көн саен ял көннәресез 11дән 13.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. 31 декабрьдән 3 гыйнварга кадәр кайнар ризык тарату пункты ял итә, 4 гыйнвардан эш гадәти режимда дәвам итәчәк.

«Бер кешегә ярдәм итеп, син бөтен дөньяны коткарасың!» – бу «Кеше приюты» проектының миссиясе. Һәр кешенең тормышы –
иң кыйммәтлесе һәм безнең эшмәкәрләр һәр кешене җәмгыятьтә тулы канлы тормышка кайтарыр өчен мөмкин булганның барысын да эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев