Тыл ветеранын олы юбилее белән район җитәкчелеге исеменнән Мәдәният идарәсе җитәкчесе Марат Минһаҗев котлады һәм иң җылы теләкләрен җиткерде.
Галина Федоровна Мәскәүдә туган. Сугышта әти-әнисе һәлак булган кыз Зеленодольск шәһәренә туганнарына күченә. 20 ел башкарма комитетта канцелярия эшләрен алып баручы булып эшләгән.
Без дә матур теләкләргә кушылабыз, Галина Федоровнага авыру-сырхауларсыз, кадер-хөрмәтле, бәхетле озын гомер телибез.
Нет комментариев