Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бүгенге көндә Яшел Үзән районында коклюш белән хәл нинди

Белгеч аңлата

«Яшел Үзән» газетасы редакциясенә инде берничә көн рәттән бума ютәл (коклюш) турында сорау белән дулкынланган ата-­аналар мөрәҗәгать итә. Бу авыруны ничек белергә һәм дәваларга? Авыруның сәбәпләрен һәм симптомнарын ничек аңларга?

Сорауларга җентекләп җавап бирү өчен, без Зеленодольск район үзәк хастаханәсенең балалар поликлиникасы мөдире, табиб-педиатр Динә Жуковага мөрәҗәгать иттек.


– Динә Маратовна, бүгенге көндә Яшел Үзән районында коклюш белән хәл нинди?

– Татарстан Республикасы буенча Яшел Үзән райо­нында бума ютәл белән хәл чыннан да киеренке. Соңгы ике ай эчендә Яшүсмерләр арасында авыручылар саны күп һәм коклюш нәтиҗәләренең уңай очраклары теркәлә. Бу ОРВИ авыруларының сезонлы күтәрелүенә дә, халыкның иммунитеты кимүенә дә бәйле. Мин моны шулай ук авыруны диагностикалауның артуы белән бәйли алам, хәзерге вакытта диагностикалауның заманча ысуллары бар.

– ОРВИ вакытында гади йөткерүне бума ютәлдән ничек аерырга? Төп симптомнар нинди?

– Кызганычка каршы, коклюш симптомнары беренче 7-10 көндә гадәти ОРВИдан әлләни аерылмый. Авыру башында төп симптомнар – томау, йөткерү, азрак температура күтәрелү. Коклюш өч чорда уза: беренчесе – катараль, башта респиратор авыруның гади симптомнары барлыкка килә һәм бу этапта авыруны аеру бик авыр. Икенче чор - пароксизмаль яки спазматик йөткерү чоры. Менә шул вакытта инде коклюшны шик астына алырга мөмкин, чөнки балада өянәк формасындагы, коры, тыелгысыз йөткерү барлыкка килә, еш кына өянәк яки пароксизмаль сулыш алу белән тәмамлана. Өченчесе – ачыклану чоры. Бу чорда коры йөткерү генә кала.

– Әлеге авыруның үзенчәлеге нәрсәдә?

– Беренчедән, коклюш прививка ясатмаган, антитәнчекләре булмаган балаларда шактый авыр уза. Кызганыч, авыру очраклары бер айлык, 2 айлык сабыйлар арасында теркәлә. Бу авыру катлаулану куркынычы зур булган кешеләр төркеме: көзән җыеру, апноэ эпизодлары (сулыш алу туктау), пневмония, төрле кан китүләр һ.б. Ягъни мондый пациентларга, әлбәттә, Казан шәһәренең инфекция хастаханәсенең стационар шартларында дәвалану кирәк. Яшүсмерләр арасында еш кына пневмония, коры ютәл белән авыру катлаулана. Шулай ук кок­люш борыннан кан китүгә, баш авыртуына, йокы бозылуына китерергә мөмкин.

– Профилактика чаралары бармы?

– Коклюшны профилактикалауның иң нәтиҗәлесе – вакцинация. Кечкенә балалар дүрт тапкыр кок­люш вакцинасы белән прививка ясатырга тиеш. Хәзерге вакытта Пентаксим вакцинасы бар. Кызганыч, ата-аналар арасында прививкалар мөһим түгел дигән фикер тарала. Бума ютәл очрагында әлеге вакцинациядән баш тартырга киңәш итмим. Кечкенә балалар арасында авыручылар саны шактый күп. Алар өчен инфекция чыганагы – авыруның симптомсыз яки ачыкланмаган формаларын йөрткән өлкәннәр. Авыру 4 атнадан 6 атнага кадәр тарала. Үз авырулары турында белмичә, йөткерә-йөткерә аларны кузгатучыларны бүлеп чыгаралар.

– Коклюшны ничек дәваларга?

– Коклюшны дәвалау иртә стадияләрдә, 4 атнага кадәр нәтиҗәле. Кечкенә балаларда антибиотиклар куллану авырлыклар куркынычын сизелерлек киметә, ләкин бу бала йөткерүдән туктый дигән сүз түгел. Бума ютәлне юкка гына «100 көнлек йөткерү» дип атамыйлар. Өлкәннәр һәм яшүсмерләр арасында антибиотиклар куллану әлеге инфекциянең куркынычын һәм таралуын киметергә мөмкин. Ләкин, симп­томнар беркая да китми. Йөткерүгә каршы препаратлар, антигистаминнар кулланырга мөмкин, әмма һәрхәлдә йөткерү югалмаячак. Икенчел инфекция, яңа сулыш вирусы инфекциясен йоктырудан саклану мөһим. Бу очракта йөткерү билгеләре көчәя.

– Шулай да прививка ясаган кешеләргә куркыр­га кирәкме?

– Кечкенәдән прививка ясаган кешеләргә куркырга кирәкми. Авырмаслар дип әйтмим. Бу пациентларда авыруның җитдиләнү куркынычы сизелерлек кими. Әмма, кызганыч, коклюшка прививка ясаганнан соң иммунитет тотрыклы түгел – ул 4-5 ел эшли. Шуңа күрә мәктәп яшендәге балалар инде куркыныч төркемгә керә.

Динә Маратовнага җентекле һәм аңлаешлы җаваплары өчен рәхмәт. Ата-­аналарга мөрәҗәгать итеп шуны җиткерәсебез килә: балаларда аз гына йөткерү булса да, табибка мөрәҗәгать итегез, сузып йөрмәгез. Чөнки нәкъ менә шушы пациентлар медикларга инфекцияне тоткарларга комачаулый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев