2018 елгы Олимпиаданың көмеш призеры Андрей Ларьков үзебезнең Яшел Үзәндә «Маяк» базасында чаңгы академиясен төзү проектының инициаторы булды.
Проектта катнашучыларның нияте буенча «Маяк»ның төп бинасына янкорма – торгызу блогы ясарга планлаштыралар, ул 169,5 млн сумга төшәчәк.
Икенче этап чаңгы юлын яңарту булачак. План — асфальт катламын төзекләндерү, трассаны 3 чакрымга арттыру, шулай ук ясалма кар яву системасын урнаштыру.
Моннан тыш, «Маяк» та 60 бүлмәгә һәм 120 урынга исәпләнгән биш катлы кунакханә төзергә ниятлиләр.
- Бу бик кыю амбициоз проект, аны гамәлгә ашыру республикада чаңгы спорты үсешенә яңа этәргеч бирәчәк. Андрей талантлы спортчы, ә аның туган шәһәрендә булачак чемпионнарны әзерләү теләге хөрмәткә лаек, - дип саный Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев.
Нет комментариев