Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел Үзән районында нарко-халәт: 2024 ел нәтиҗәләре

Кәеф кыргыч статистика һәм наркоманиягә каршы көрәш чаралары.

Яшел Үзән муниципаль районында, мин дә әгъзасы булып торган нарко-вәзгыятьне анализлауга багышланган комиссия утырышында, Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча идарәсенең наркобизнесны контрольдә тоту бүлеге җитәкчесе, полиция подполковнигы Рамил Нигъмәтҗанов 2024 елдагы эш нәтиҗәләрен һәм статистиканы тәкъдим итте.

2025 елның 1 гыйнварына районда 1118 кеше нар­кологик исәптә тора, бу үткән ел белән чагыштыр­ганда 10 кешегә кимрәк.
Эшебез билгеле бер нәтиҗәләр бирә, әмма наркомания проблемасы актуаль булып кала. Гомуми саннан 657 кеше «наркомания» диагнозы белән исәптә, – дип хәбәр итте Рамил Нигъмәтҗанов, өстәмә чаралар кирәклеген ассызыклап.

2024 елда бүлек тарафын­нан наркотик­ларның законсыз әйләнешенең 122 очрагы ачыкланган, бу алдагы ел белән чагыш­тырганда өч очракка күбрәк.

Кызганычка, авыр һәм аеруча авыр җинаятьләрнең артуы күзәтелә – 94 очрак, – диде докладчы.
Шулай ук 87 наркотик сату һәм 34 саклау очрагы теркәлгән.

Эчке эшләр министр­лыгы эше нәтиҗәләре буенча, бер ел эчендә 54 нарко-җинаять тикшерелгән, бу 2023 елга караганда шактый ким (113 очрак). «Без 6 оешкан төркемне ачыкладык, бу безнең наркобизнеска каршы көрәштә максатчанлыгыбызны раслый», – дип билгеләде подполковник.

Утырыш барышында, шулай ук, 2024 елда хокук саклау органнары тарафыннан 7193,1 грамм төрле наркотиклар тартып алынуы турында «саллы» сан яңгырады. «Бу сан үз эченә мефедрон, гашиш һәм марихуананы ала. Әлеге очракларның һәрберсе безнең районда наркотикларга бәйлелекне киметүгә таба бер адым булып тора», – дип өстәде ул.

Чыгыш ясаучы, шу­лай ук, дәваланудан качу­чыларга карата күрелә торган чаралар турында сөйләде. «2014 елда наркоманнарны мәҗбүри дәвалау практикасы кертелде. Кызганычка, мондый чаралардан башка, кешеләрне дәваланырга күндерү бик кыен», — дип белдерде ул.
Бер ел эчендә суд күр­сәтмәләреннән читләшкән өчен 77 беркетмә төзелгән.

2025 елның 1 гыйнварына мәҗбүри дәвалануга билгеләнгән 536 кеше исәптә калган. 2024 елда 66 беренче тапкыр наркотик кулланучы исәпкә куелган, алар арасында 39 кеше тернәкләндерү курсын уңышлы узган. Әмма кайгылы статистика – 19 үлем очрагы да бар.

Рамил Нигъмәтҗанов: «Халкыбыз өчен куркы­нычсыз мохит булдыру һәм наркотикларга бәйлелек тозагына эләккәннәргә ярдәм итү өчен без бергәләп эшләргә тиеш», – дип ассызыклады.

Минем яктан, «яшел елан» тырнагыннан «ычкына» алган кешеләрнең, нәкъ менә яшьләргә дә, олы кешегә дә кая «баш тыгарга» ярамаганын җиткерерлек, конкрет тормыш мисаллары турында берничә материал бастыру тәкъдиме булды.

Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез 8-927-413-83-43 yashel_uzen@mail.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев