Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районында бруцеллез: авыру нәрсә белән куркыныч һәм аннан ничек сакланырга?

Норлат авыл җирлегенең Прибой авылындагы күмәк фермер хуҗалыгында инфекция аркасында йөзгә якын сыер юк ителәчәк.

Ветеринария табиблары инфекциянең сәбәбен фаразлый. Хуҗалыкның хуҗасы үзе әлегә терлекләрнең зарарлануына нәрсә сәбәп булганын белми: «Терлек азыгы, транспорт тәгәрмәчләре белән керергә һәм кыргый хайваннардан, пошилардан эләгергә мөмкин», – дип, фикерли.

– Бу язда планлы тикшерү вакытында Илдар Гәрәев КФХ сыерларында бруцеллез ачыкланды, – дип шәрехли Яшел Үзән район дәүләт ветеринария берләшмәсе башлыгы Физзәт Фәхретдинов. – Хәзерге вакытта авыруның чыганагын ачыклау өчен эзләнүләр үткәрәбез, ләкин зур ихтималлык белән әйтә алам, бу рөхсәтсез терлек кертү нәтиҗәсе.

Әлегә Илдар Гәрәевнең эпизоотик учак итеп танылган хуҗалыгына карантин салынган, шуңа күрә хуҗалыкка түбәндәге гамәлләрне башкару тыелган:

  • сыерларны дәвалау, территориягә кертү һәм чыгару;
  • сөтне чыгару һәм термик эшкәртүдән башка куллану;
  • территориягә персоналдан башка чит кешеләрне кертү;
  • хайваннарны көтү;
  • азык әзерләү;
  • инвентарь чыгару.

Зеленодольск районында әлеге кеше өчен куркыныч булган инфекция 30 елдан артык күренмәгән. Татарстанда да ул 2023 елга кадәр булмаган. Эпидемия башта Яңа Чишмә, аннары Әтнә районында башланган һәм 5 мең баш сыер суярга озатылган.

Бруцеллез нәрсә ул?
Бруцеллез – хайваннар һәм кешеләр өчен хроник йогышлы авыру булып тора. Терлекләр арасында аңа сарыклар, кәҗәләр, сыерлар, дөяләр, дуңгызлар аеруча бирешә. Инфекция лайлалы тышчаларның азык һәм су белән контакты аша, шулай ук зарарланган тирес яки сидек белән контактта булганда эләгә. Бруцеллезны анализлар буенча гына ачыкларга мөмкин, авыру башлангыч стадияләрендә үзен берничек тә сиздерми.

Кешегә нәрсәсе белән куркыныч?

Кеше хайваннардан бруцеллез белән аларның тормыш эшчәнлеге продукт­лары, зарарланган җан иясе белән контактта булганда, җитәрлек термик эшкәртелү узмаган сөт һәм ит кулланганда зарарлана. Шул ук вакытта кеше инфекцияне башка кешегә ияртә алмый.

Кеше өчен бруцеллез түбәндәге җитди нәтиҗәләр белән куркыныч:

  • эндокардит;
  • менингит;
  • артрит һ. б.

Алга таба нәрсә?

– Мин, чыннан да, үз хуҗалыгымда бу авыруның кайдан барлыкка килүен аңлый алмыйм, – дип шәрехли фермер Илдар Гәрәев. – Яңа терлекләр сатып алмадым. Соңгыларын 2023 елның маенда алып кайттым. Һәм сатып алганчы, мин ветеринария хезмәте белән киңәшләштем, анда миңа Татарстанда куркыныч булырга тиеш түгел, дип әйттеләр. Ләкин шуннан соң бер ел диярлек вакыт үтте һәм без сентябрьдә тикшердек, бернинди проблема ачыкланмады – барысы да чиста иде.

Илдар хуҗалыгында 147 сыер, 6 ат, 1 ишәк, 84 кәҗә һәм сарык исәпләнә. Бүгенге көндә Гәрәев 34 берәмлек эре мөгезле терлекне Дагыстанга җибәргән инде. Шулай итеп, сыерларны (кош гриппы вакытында яндырылган кошлардан аермалы буларак) эшкәртүгә сату планлаштырыла.

Бруцеллезга уңай нә­тиҗә биргән хайваннар Дагыстанга, хезмәткәрләре бруцеллезга каршы прививка ясаткан махсус сую цехына озатыла. Ит махсус зур чаннарда югары температура һәм югары басым астында зарарсызландырыла һәм аннары эшкәртелә. Мондый ит кеше өчен бөтенләй зарарсыз санала.

Нәтиҗәсе

Болай да мөгезле эре терлек аз булган Яшел Үзән районы өчен бу хәл авыл хуҗалыгына зур бәла. Һичь­югы бозауларны булса да саклап каласы килә. Илдар Гәрәев сүзләренчә, 67 бозау тотылган икенче сыер абзарында авыру табылмаган. Ләкин закон барлык терлекне – сарык­ларны, этләрне һәм мәчеләрне, нәселле атларга кадәр юк итәргә куша... Әгәр дә эре мөгезле терлекләрнең тере авырлыгының килограммы өчен базар бәясе 130-150 сум тәшкил итә икән, Дагыс­танда сыерларны тере авыр­лыгының килограммын 85 сумнан алалар. Фермерның югалтуларын санау авыр түгел. Ә эш урыннары ничек? Фермада эшләгән кешеләр, һәрхәлдә, карантин вакытында эшсез кала. Җәй уртасына кадәр бөтен хайваннарын Дагыс­танга тиеннәргә озатырга мәҗбүр булган Илдарның күңел халәтенә карасаң, КФХ бөтенләй ябылырга мөмкин.

– Мин әлегә бөтенләй аптырашта, – ди фермер. – Әгәр җәй уртасына кадәр, юллар ачылганнан соң, барлык зур терлекләрне Дагыстанга җибәрсәм, 30лап бозауны биредә «йок­латырга» туры киләчәк. Мин мәчеләр һәм этләр белән дә нәрсә эшләргә белмим.

Сүз уңаеннан, ферманың барлык эшчеләре, шулай ук әлеге хуҗалыкның ветеринария хезмәткәрләре кан тапшырган – авыру табылмаган.

Авторның фикере

Зур күмәк фермер хуҗалыгын тулаем пычак астына китергән безнең районда булган әлеге хәлнең (фаҗиганең дип әйтер идем хәтта) уңай якларын табып буламы икән, белмим. Бәлки, бу барлык фермерларга, агрофирмаларга куркынычның аяк астында гына ятуы турында тагын бер җитди кисәтүдер. Чөнки бу «зараза»ны, үзләре дә белмичә-теләмичә, хәтта кошлар да үз канатларында, машиналар үз тәгәрмәчләрендә алып килергә мөмкин. Бәлки барлык терлекләрне вакцинацияләү турында уйларга вакыттыр, чөнки Татарстанда соңгы 2 елда, 30 ел тынлыктан соң, өченче очрак – чаң сугарга җитди сәбәп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев