Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел Үзән районы Норлат авылында волейбол ярышлары узды: чемпион кем?

Бу ялларда Норлат авылы волейбол һәвәслеләренең кайнар үзәгенә әверелде — биредә Россиянең төрле почмакларыннан иң яхшы командаларны җыйган масштаблы турнир узды

ФОТОРЕПОРТАЖ

Волейбол турниры башланганда һәрвакыт якынлашып килүче күк гөлдерәү хисе туа.


Бу юлы Норлатта барысы да җылы сүзләрдән башланды. Җирле мәктәп директоры Рамил Зиннәтуллин турнирны түбәндәге ихлас сүзләр белән ачып җибәрде:

– Бүген барыбыз өчен дә шатланасы килә – безнең мәктәп район һәм республиканың гына түгел, төбәкара ярышларның да Волейбол үзәгенә әверелде! Татарстан, Марий Эл һәм Чувашия командалары – рәхим итегез! – диде ул, чын кунакчыллык күрсәтеп.

Бу күркәм башлангычны хупларга, җитди вазифасына карамастан, вакыт табып, Норлат авыл җирлеге башлыгы Илдус Саттаров та килде һәм барлык командаларга уңышлар теләде. «Ә җиңүчегә – бары тик лаеклы көндәшләр!» – дип өстәде ул, елмаеп.
Уен башланды, ә тамашачылар җанланып, фаворитлары турында фикер алышты.

Җанатарлар, тартынып та тормыйча, «экспертлар»ча командаларга киңәшләр таратты. Өченче урын өчен көрәштә «ARETA» һәм «Шадки» командалары очрашты. Алар тиңдәшсез тизлек һәм оста финтлар күрсәтеп, физиканың барлык законнарының «борынына чиртте».

Мәйданчыкта финалда «Нур» һәм «Вурнары» киеренке көрәштә көч сынашты. Ике команда да тамашачыларга көчле хисләр, дулкынланулар бүләк итте, аларга трибуналардан җанатарларының борчулы яки шатлыклы кычкырулары көч бирде.

Финал бик «эссе» булды, ә вакыт сизелмичә үтте. Исәп 2:2 һәм ике көндәш тә, корыч монолитлар кебек, бирешергә теләмәде. Нәтиҗәдә, барысы да өченче партиядә хәл ителде. «Вурнары» командасы, көндәшләрен киләчәктә реванш турында хыяллар белән калдырып, җиңүне тартып алды.

Турнир нәтиҗәләре:
«Вурнары» - чемпион (Чуваш Республикасы);
«Нур» - II урын (РТ, Норлат авылы);
«Шадки» - III урын (РТ, Теләче районы, Шадки авылы).
Призлы урыннар гадел бүленде, иң күренекле уенчыларга исә, шәхси бүләкләр тапшырылды.
Турнирның иң яхшы сакчысы – Зәринә Гарәфетдинова (ARETA)
Иң яхшы диагональ — Айзидә Габдуллина (Шадки)
Турнирның MVP — Ксения Паймулкина (Вурнары)
Иң яхшы уенчы – Юлиана Грачева (Вурнары)
Иң яхшы үзәк блоклаучы – Камилла Шәрәфетдинова (Нур)
Иң яхшы арадашчы - Валерия Якимова (Нур)

Турнирдан соң «Нур» командасы оештыручыларга: «Сез супер!» – дип, күмәк рәвештә рәхмәт белдерү мөмкинлеген кулдан ыкындырмады:
– Мәктәп җитәкчелегенә, бигрәк тә Рамил Ринат улына, спорт залы һәм ашханәдән файдалану мөмкинлеге биргән өчен аерым рәхмәт, — диде команда.

Финалда алар волонтерларга, судьяларга, тренерларга, ата-аналарга, иганәчеләргә рәхмәт белдерде һәм, әлбәттә инде, ярдәмнәре өчен Мергалиевлар гаиләсенә аерым илтифат күрсәтте. Шулай ук, «Исток» яшүсмерләр клубыннан Дамир Рәмис улы Садретдиновны да онытмадылар.

Шулай итеп, волейбол дөньясында командалар гына түгел, уенда дуслык һәм көндәшлек атмосферасын тудыручы якын-тирәдәге һәркемнең катнашуын норлатлылар тагын бер кат исбатлады!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев