Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Янгыннан балаларны коткаралар

21 декабрьдә Яшел Үзән шәһәренең Гастелло урамындагы 6нчы йортта янгын турында хәбәр килеп ирешә.

Яшел Үзәннең янгын коткару гарнизоны көчләре һәм чаралары
чакыру буенча бара. Алар килеп җиткәндә, биш катлы йортның дүртенче катында бер бүлмәдә матрац януы ачыклана.

Янгын сагы хезмәткәрләре 5нче каттан махсус битлек ярдәмендә баскыч буенча өч баланы (2008 елгы 2 малай, 2015 елгы 1 малай) коткара, үлүчеләр һәм зыян күрүчеләр юк.

21.40 сәгатьтә 2 кв. метрда янгын нәтиҗәләре бетерелә. Ут чыгу сәбәбе әлегә ачыклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев