Гидрометеорология үзәге Татарстанда гадәттәгечә салкынрак сентябрь вәгъдә итә
Климат нормасыннан 0,5 градус түбән айлык һава температурасы көтелә.
Казан буенча норма - +12,3 градус, Татарстан буенча - +11,9. Айлык явым – төшем климат нормасы чикләрендә көтелә (Казан буенча норма - 50 мм, Татарстан буенча 48 мм).
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, 2-3 сентябрьдә Татарстанда тотрыксыз һава торышы сакланачак. Кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Температура фоны сизелерлек төшәчәк: 2 сентябрьдә төнлә +7...+12гә кадәр көтелә, көндез +14..+19˚.
3 сентябрьдә төнге сәгатьләрдә һава температурасы +3...+8гә төшәчәк, көндез +13...+18 чикләрендә көтелә. Явым-төшем булмау сәбәпле, республика территориясендә урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы саклана (5 класс).
6 сентябрьгә кадәр шторм кисәтүе саклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев