Февральдә безне озын ял көннәре көтә
Роструд матбугат хезмәте билгеләп үткәнчә, бәйрәм алды көнендә - 22 февральдә - эш вакыты бер сәгатькә кыскара.
23 февраль – Ватанны саклаучылар көне пәнҗешәмбегә туры килә һәм ял көне булачак.
"1 гыйнвар ял көнен җомгага - 24 февральгә күчерү гражданнарга биш көнлек эш атнасында 23-26 февральдә ял итәргә мөмкинлек бирәчәк", - дип ассызыклыйлар хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев