Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Евгений пригожинның самолеты Тверь өлкәсендә һәлакәткә очрый

Тверь өлкәсендә ЧВК «Вагнер»га нигез салучы Евгений Пригожинның Ra-02795 борт номерлы Embraer ERJ 135 самолеты һәлакәткә очрый, дип хәбәр итә Baza. Егылып төшү урынында дүрт гәүдә табылган.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында шәхси Embraer Legacy самолетының Куженкино торак пункты янында җимерелүен расладылар. Ул Мәскәү Санкт-Петербург рейсын башкарган. Бортта 10 кеше була, шуларның 3се экипаж әгъзасы. Беренчел мәгълүматлар буенча, аларның барысы да һәлак булган. Коткаручылар эзләү эшләре алып бара.

Росавиация Евгений Пригожинның һәлакәткә очраган Джет пассажирлары арасында булуын хәбәр итә. Һәлакәтне тикшерү башланды. Тверь өлкәсе губернаторы Игорь Руденя хәлне шәхси контрольгә ала.

ЧВК «Вагнер» белән бәйле Gray Zone телеграм-каналы самолетны Бологов районында ПВО чаралары бәреп төшергән дип раслый: «Моны видеоларның берсендә күктә инверсия эзләре һәм турыдан-туры шаһитлар раслый».

«ВЧК-ОГПУ» мәгълүматлары буенча, бортта шулай ук «Вагнер»га нигез салучы аркадашы Пригожинның уң кулы Дмитрий Уткин да булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев