Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Этләрне чиплыйбыз: закон гамәлгә керде, ә кешеләр аптырашта

2025 елның 1 гыйнварыннан Россиядә эт хуҗаларынт дүрт аяклы дусларын теркәргә мәҗбүр итүче закон үз көченә керде. Әгәр дә сез этегезне чиплаштыру турында уйларга өлгермәгән булсагыз, бу эшне кичектермәгез! Хәзер штрафлардан качу өчен һәр этне «тамгаларга» һәм теркәргә кирәк булачак. Мәчеләр, аларның хуҗалары бәхетенә, теләмәсәләр, бу процедура аша үтмәскә мөмкиннәр.

Чиплау турында бөтен нечкәлекләрне ачыклау өчен, без Яшел Үзән муниципаль районының баш ветеринария табибы Илдус ХАТЫЙПОВ белән аралашырга булдык.

– Илдус Илһамович, бу чиплау ни өчен кирәк?

– Беренчедән, ветеринария хезмәте билгеле бер территориядә яшәүче этләр санын беләчәк, ә бу, кыска вакыт эчендә авырулар һәм төрле инфекцияләр барлыкка килгән очракларда, профилактика үткәрергә ярдәм итәчәк. Икенчедән, бу – эт асраучыларда җаваплылыкны көчәйтү өчен эшләнә.

Автор искәрмәсе: Кыскача итеп әйткәндә, әлеге яңалыкның мәгънәсе болайрак: хайваннарны маркировкалау, эте турында кайгыртмаса яки бөтенләй ташласа, хуҗасын оператив рәвештә җаваплылыкка тартырга мөмкинлек бирәчәк. Ниһаять!

– Нәселле этләрне генә теркәргә кирәкме?

– Юк, токымына яки зурлыгына карамастан, бөтен этләрне чипларга кирәк.

– Ә бу күпме тора?

– Чип үзе 200 сумга төшәчәк, ә аны кертү тагын 100 сум. Барлыгы 300 сум – мөмкин булган штраф белән чагыштырганда кыйммәт түгел. 

– Чип нәрсә ул?

– Чип – дөге бөртегеннән дә зур булмаган кечкенә микросхема ул. Аны тире астына шприц белән кертәләр. Инъекция бөтенләй зарарсыз һәм авыртусыз. Чипта хайванның чыгышы, аның төсе һәм иң мөһиме – хуҗаларның контактлары турында мәгълүмат саклана. Аларны теләсә кайсы ветеринария клиникасында сканер ярдәмендә тиз белеп була.

– Чиплау этләргә зыян китерәме?

– Юк, чип кую бөтенләй куркынычсыз! Ул кызмый, радиация дә, зарарлы матдәләр дә таратмый. Өстәвенә, аның микроскопик үлчәмнәре хайван өчен уңайсызлык тудырмый.

– Теркәлүне ничек узарга соң?

– Башта ветеринария клиникасы белән элемтәгә керегез. Чипны мөстәкыйль рәвештә яки дәваханәдә сатып алырга мөмкин. Кабул иткәндә паспорт һәм ИНН кирәк була. Базага сезнең һәм хайваныгыз турында мәгълүмат кертеләчәк: кушаматы, туу датасы, токымы, җенесе һәм төсе.

– Әгәр мин этемне чиплаудан баш тартсам, нәрсә булыр?

– Баш тарткан өчен 4 меңгә якын штраф кертү фаразлана. Әгәр кабат моны эшләмәскә карар итсәгез, штрафы тагын да арта. Әлегә күпме булачагы билгеле түгел.

– Әгәр этем үлсә?

– Бу очракта клиникага барып, аны теркәлүдән төшерәсез.

Мин инде ветклиникага килгәнмен икән, этләрнең хуҗалары арасында чиплау темасына зур булмаган сораштыру да үткәрергә булдым.

Менә берничә фикер:

Мария (37 яшь): «Чиплаумы? Шәхсән минем өчен бер кыенлыгы да юк. Аннары этеңне салам күчендәге инәне эзләгәндәй эзләгәнче, чиплавың хәерлерәк!»

Ирек (29 яшь): «Б ер икеләнүсез чиплау яклы! Бер ай элек мине эт тешләде – бик тә хуҗасының күзләренә карарга теләр идем».

Ленар (45 яшь): «Бик дөрес адым дип уйлыйм. Иң мөһиме, этләрнең урам буенча йөрмичә, хуҗаларына кайтарылуы».

Алсу (37 яшь): Нәтиҗәләре турында белешергә килдем. Этемне чипларга әлегә әзер түгел. Кирәк дип санамыйм». Менә шундый фикерләр! Нәтиҗәдә, россиялеләр әлеге яңа кертелгән кагыйдә-тәртип белән килешергә әзер булучыларга һәм әлегәчә тормыш чиплауларсыз да узган, дип санаучыларга бүленә. 

ЙОМГАКЛАП: Россиядә гражданнар кулында 40 миллион мәче һәм 22 миллион эт бар. Йонлачларның бөтен бу армиясен идентификацияләргә һәм базага кертергә кирәк булачак. Яшел Үзәндә әлеге процедураны 100дән артык эт узган инде. Авылларда аны яз көне, терлекләрне тикшерү белән беррәттән үткәрәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев