Эш эзләүчеләр дә бар, вакансияләр дә
Агымдагы елның 1 октябренә Яшел Үзәндә эшсезлек эшли ала торган кешеләр саныннан чыгып (79900 кеше) 0,64% тәшкил иткән.
Ел башыннан мәшгульлек үзәгенә эш эзләп 2224 кеше мөрәҗәгать итсә, шуларның 1055е рәсми рәвештә эшсез буларак теркәлгән.
Быел хезмәткәрләр сорап мөрәҗәгать иткән оешмалар саны да сизелерлек кимегән – 232 (2017 елда 307). Үзәкнең мәгълүматлар базасында 52 яңа оешма, вакансияләрнең территориаль банкында 1248 вакансия теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев