12 октябрь 2018 яңалыклары
-
Уеннан уймак чыгарган
Яшел Үзәндә 10 яшьлек малайның шаяруы бәла чыгуга сәбәп булган. Ул автобус тукталышында кузгалып барган автобусның арт баскычына асылынып барган.
-
"Россия лидерлары" бәйгесенә, башланып бер тәүлек узуга ук, 24 меңнән артык гариза килгән
Быел без бәйгедә катнашучыларга өстәмә мөмкинлекләр бирдек, ди проект җитәкчесе.
-
Дружинникларга Рәхмәт хатлары бирелде
10 октябрьдә Яшел Үзән эчке эшләр бүлеге һәм шәһәр башкарма комитеты 9 айлык эш нәтиҗәләре буенча иң яхшы ДНД хезмәткәрләрен бүләкләде.
-
Эш эзләүчеләр дә бар, вакансияләр дә
Агымдагы елның 1 октябренә Яшел Үзәндә эшсезлек эшли ала торган кешеләр саныннан чыгып (79900 кеше) 0,64% тәшкил иткән.
-
Завод җитәкчелеге ветераннар белән очрашты
Шушы көннәрдә «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы” АҖ коллективы һәм җитәкчелеге бер төркем ветераннарны Өлкәннәр көне һәм заводка нигез салынуның 123 еллыгы белән котлады.
-
Мактаулы исемнәр
Төзелеш өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Серго исемендәге завод» җитештерү берләшмәсе АҖнең төзелеш-ремонт цехы балта остасы Вәлиев Рафаил Әхкәм улына «Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе» дигән мактаулы исем бирелде.
-
7нче бакча балалары флэшмобка чыкты
Яшел Үзәннең 7нче балалар бакчасы янында “Якты бул! Күренеп тор!” исеме астында флэшмоб булып, анда 100 бала катнашты.