Алдан фаразланганча, декабрь Казанда салкын булачак, гыйнвар - климат нормасы чикләрендә, ә февраль - күпьеллык уртача күрсәткечләрдән бераз җылырак.
"Күпьеллык климат нормасы буенча Татарстан башкаласында даими кар катламы 19-21 ноябрьдә барлыкка килә. Бу чорда гадәттә уртача тәүлеклек температурасы -5 градустан түбәнәю ягына күчә. Ләкин ел бер-берсен кабатламый. Кайвакыт тотрыклы кар катламы декабрьдә генә ята. Әлегә кар аномаль җылык аркасында күренми. Барысы да Атлантиканың киләчәктә безгә никадәр актив тәэсир итүенә бәйле", - диде география фәннәре докторы Юрий Переведенцев.
Әгәр елның соңгы ае салкын булса, ул артык карлы булмас дип уйларга мөмкин. Әмма тулаем алганда, кыш дәвамында кар норма чикләрендә явачак.
Нет комментариев