Дөньядагы иң өлкән кеше 127 яшендә вафат булган
Яшәеш

Дөньядагы иң өлкән кеше 127 яшендә вафат булган

Бразилиядә 127 яшендә дөньядагы иң өлкән кеше — Хосе Паулино Гомес вафат була.

Ул дөньяда беренче чыгарылыш балы узган һәм рентген нурланышы ачылган вакытта туган.

Гомес Коррего-ду-Кафедагы өендә 128 яше тулырга берничә көн кала вафат була. Никах таныклыгы буенча, Хосе 1895 елның 4 августында туган. Әмма рәсми рәвештә бразилияле хәзерге заманның иң өлкән кешесе булып саналмый, чөнки үз рекордын теркәмәгән. Гиннесс рекордлар китабы мәгълүматлары буенча, хәзер 115 яшьлек испан хатын-кызы Мария Браньяс Морера яшь буенча рекордсмен булып санала.
 



Хосе гомер буе терлекчелек белән шөгыльләнгән. Аның җиде баласы, 25 оныгы, 42 оныкчыгы һәм 11 туруны калган.

Фото: Twitter


Нет комментариев