Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Декабрь аенда нинди яңа законнар гамәлгә керде

Декабрь салымнар түләүдән һәм машиналардагы автопокрышкаларны алыштырудан башлана

1 декабрьгә кадәр физик затларның милкенә салым, җир һәм транспорт салымы, шулай ук тиешле хәбәр алу очрагында НДФЛ суммасын түләргә кирәк. Вакытында түләнмәгәндә салым органнары пеня билгеләячәк. Бурыч 10 мең сумнан артса, салым органнары аны суд тәртибендә түләтәчәк.


Бала туу буенча пособие алучыларга һәм 17 яшькә кадәрге балаларга, әгәр нинди дә булса сәбәп­ләр аркасында Социаль фонд акча күчерә алмаса, «Дәүләт хезмәтләре» порталында хәбәрнамәләр киләчәк. 


ЮХИДИ инспекторларына җәйге резинада йөргән өчен машина йөртүчеләргә штраф салу мөмкинлеге барлыкка киләчәк.


Хөкем ителгән хатын-кызлар балаларын төрмәдә озаграк тәрбияли алачак. Моңа кадәр әниләр 3 яшькә кадәрге балалар белән генә сак астында була ала, аннары баланы туганнарына бирергә яки балалар йортына җибәрергә кирәк иде. Хәзер мондый балаларның яше
4 яшькә кадәр арта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев