Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Чын авылча, Бакырчыларча Сабантуй

Бәйрәмне оештыру югары дәрәҗәдә, ә бүләкләре күп авыл халкын кызыктырырлык, бик тә саллы иде. Кызганыч, бу тырышлыкны бәяләргә килүчеләр генә аз булды.

Сүзгә кесәгә керми торган, сәхнәдә дә шаяртырга, шул ук вакытта Сабантуй мизгелләрен фотога да төшереп алырга, мотоблокта йййееехооууу, дип кычкырып йөрергә дә өлгерүче – алып баручы үтә шук Марат Газизов, Арчада ул Арча Шамкае буларак билгеле, бәйрәмнең күрке булды. Аңа ярдәмгә ике талантлы җырчы Алмаз Рәхимов белән Булат Бәхтияров килде.  
Акъегет авыл җир­легендә быел Сабантуй Бакырчыда чират буенча узды. Әлбәттә, нинди дә булса яңалык кертмәсәләр, Бакырчы халкы була димени соң инде ул?! Чыбыркы шартлату иң кызык уеннарның берсе иде. Соңыннан күренгәнчә бар кеше дә шартын китереп шартлата белми икән әле. Гөлфирә апа Бикмуллинага тиңнәр табылмады. Ә менә сызгыра белүчеләр күп икән. Ирләр дә, хатын-кызлар һәм балалар да бу кызыклы уенда теләп катнашты. «Җүләр галош» исемлесен караганда көлә-көлә эчләр катып бетте. Күптән болай дөньямны онытып ял иткән юк иде. Ә җәен, яшел чирәмдә чаңгыда йөргән кешене күргәнегез бар идеме? Юк икән, Бакырчы сабан туена киләсегез калган, күрсәткән булырлар иде. Гомумән һәр бәйгедә әбие дә, бәбие дә катнашты.
Бакырчы егет­ләре көрәшнең матурлыгын, көчлелеген дә күрсәтә белде. Беренчелекне яулаган Илдар Хәмитовка – электр миче, икенче урын алган Хәниф Әдиятуллинга кер юуу машинасы тапшырылды, лаеклы төстә өченчегә чыккан Айнур Мозаффаров исә өенә тузан суыргыч алып кайтып китте. Котлыйбыз егетләр, сез милли көрәшебезнең киләчәге!
– Мондый кыйммәтле бүләкләрне күреп гаҗәпкә калдым. Бакырчы халкы 30 меңгә якын акча җыйган бит, аннан мәчет белән «Кызыл Шәрыкъ» та унбишәр мең биргән. Монысы – бер, ә кызыклы программа, ерактан чакырылган шәп алып баручылар, катнашасы гына килеп торган мавыктыргыч уеннар...  Бердәм, тырыш Бакырчы халкының бергәләшеп бәйрәм итик дип нык әзерләнгәне әллә каян күренеп тора. Ә Акъегет, Юынчы авылларыннан халыкның аз килүе минем үземнең дә хәтерне калдырды. Елга бер тапкыр уздырыласы милли бәйрәмебез бит ул! Күрше авыллар үзара бик дус түгел дигән имеш-мимешләр, күргәнегезчә, дөрес булып чыга? Алай түгелдер дип ышанасым килә. Ә мин үзем бәйрәмнең ничек оештырылуыннан, халыкның елмаюлы карашыннан күпме ләззәт алдым, хәтта хатын-кызлар арасында йөгерүдә икенче урынга чыктым, – дип хис-кичерешләре белән уртаклаша газетабызның баш мөхәррире Илсөя Завилейская.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яшел Узэн районы Бакырчы Сабантуй