Бакырчы тег белән яңалыклар
-
Чын авылча, Бакырчыларча Сабантуй
Бәйрәмне оештыру югары дәрәҗәдә, ә бүләкләре күп авыл халкын кызыктырырлык, бик тә саллы иде. Кызганыч, бу тырышлыкны бәяләргә килүчеләр генә аз булды.
-
Өй салуның ние бар?
Өй салуның нәрсәсе бар – Чутлыйсы да мүклисе. Мәкаль. Шулай ди халык. Әмма “чутлыйсы да, мүклисе”гә кадәр нинди көч, борчу, тиеннәрне санап, тамагыңнан, киемеңнән, балаларыңнан “кысып” бүрәнә җыю, җыйгач остага түләргә акча юнәтү – болар айлар гына түгел, еллар буена сузылган хезмәт.
-
«Бакырчымда таңнар ата»
Әй, Бакырчым, минем туган җирем, Тирә-якта сиңа тиңнәр юк! Туган авылының чын патриоты, аның әле бик күп гасырлар яшәвен бар булганы белән теләп, киләчәге, язмышы өчен ихлас борчылучы шәхес, бакырчылы Рәйханә Зәйнуллинаның «Бакырчымда таңнар ата» дип тирән мәгънә салынган исем астында 287 битле китабы яңа гына табадан төшеп, дөнья күрде.