Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Безнекеләр физик культура фәне буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабында катнашты

23-27 гыйнвар көннәрендә Казанда 5нче гимназия укытучысы Марат Халитов һәм 7нче мәктәп укытучысы Дмитрий Борисов җитәкчелегендә укучыларның җыелма командасы физик культура фәне буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабында катнашты.

Олимпиадага республикабызның үз муниципаль районнарыннан 300 иң көчле бала килгән иде. Катнашучылар теория, җиңел атлетика, гимнастика кебек төрләрдә көч сынашты. Бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтелде, чөнки һәркем призер яки җиңүче булырга теләде. Безнең команда кабат үзенең көчле булуын исбатлады. Призер булган биш укучы белән таныш булыгыз:

1нче лицей укучысы Ибраһим Сәләхов,
5нче гимназия укучысы Самира Гыйльманова,
7нче мәктәп укучысы Аделина Головина,
18нче лицей укучысы Афонасий Маркин,
Свияжск мәктәбе укучысы Родион Хәсәнов.

Шулай ук призерлар әзерләгән остазларны котлыйбыз. Җиңүләрегез дәвамлы булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев