Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бер китапта 90 ел яки кечкенә шәһәрнең зур тарихы

Ике мең данә тираж белән басылган 90 еллык үзгәреш китабын тәкъдир итү яңа Мәдәни үсеш үзәгендә узды.

Зеленодольск тарихы басмасы битләрендә шәһәрдә төрле елларда яшәгән һәм казанышлары белән аны данлаган кешеләрнең исемнәре һәм фамилияләре мәңгеләштерелгән.

Бу искиткеч проект - Яшел Үзән шәһәренең туксан еллыгына багышланган, дип шәрехли басманың продюсеры Наталья Кузнецова. Китапта бу шәһәрдә яшәүче кешеләрнең яхшылык энергетикасы, ышаныч энергетикасы, җиңү энергетикасы, ирек һәм киләчәк энергетикасы туп ланган. Әлеге китап менә шулардан тора. Минем уйлавымча, без бу энергетиканы булдырдык, берләштердек, бастырдык һәм бөтен дөньяга бүләк итә алдык.


Бүгенге көндә безнең Яшел Үзәннең тарихы һәм бүгенгесе турында китап булдыру идеясенең иң актив двигателе, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Денис Лулаковның иң төп хыялы әлеге китапны бөтен Россия һәм, бәлки, аннан да читтәге китапханәләр киштәләрендә күрү.


Яраткан Яшел Үзән шәһәребезнең 90 еллыгына багышланган китап – шәһәр өчен истәлекле вакыйга. Тик мин күбрәк авылда яшәүчеләр арасында булганлыктан, киләсе елга Яшел Үзән муниципаль районына 65 ел тулуын беләм, бу китапны киләчәккә яхшы нигез дип саныйм. Ә без, шатлык һәм горурлык белән, бу хакта газета битләрендә язачакбыз.
Чараны оештыручылар презентациягә китап иҗат итүгә үз өлешләрен керткән яшел үзәнлеләрне чакырган иде. Алар үзләре яшәгән, эшләгән, балалар үстергән һәм ихлас яраткан шәһәре турында мәгълүмат җыйды, фактларны тикшерде.


Тарихның иң мөһим мизгелләре, кешеләр, төрле өлкәләрдәге вакыйгалар бу китапта чагылыш тапты, – диде Яшел Үзән районы мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин. Әлбәттә, бөтен тарихны бер китапка сыйдыру бик кыен. Шулай да бу басма балаларыбыз өчен фай далы булачак.


Юбилей китабы яшел үзәнлеләргә һәм шәһәр кунакларына Яшел Үзәннең ничек үскәнлеге һәм хәзерге үсеше турында сөйләп, китап дөньясында үз юлын башлады.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев