Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бакырчыларча күңел бәйрәме

Менә сиңа шәһәр кызы! Шул яшькә җитеп, каз өмәсенең ничек узуын күрми яшә әле. Бер карасаң оят та, икенче яктан аңлашыла да. Ярар, үз-үземне акламыйм, гаебемне төзәттем, барысын да үз күзләрем белән күреп кайттым.

Бакырчыга барасы үзе бер рәхәт бит ул – тик утырмыйлар, һаман ниндидер сәбәп табып, гөрләтеп бәйрәм уздыралар. Бу юлы каз өмәсенә кайттык. Иң элек безне хөрмәтләп чакырган Рәшидә апа белән Әнәс хәзрәт Закировларга зур рәхмәтләремне белдерәсем килә. Һич кенә дә «Яшел Үзән» журналистларын онытмыйлар. Елмаеп үз өендә каршы алган Миләүшә Сәлахиевага да аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәм.
Иртәнге сәгать тугызда без «Каз өмәсе» диеп язылган капка төбенә килеп туктадык. Мунча янында эш гөрләп бара иде инде. Ирләр каз суя, ә хатын-кызлар мунча эчендә җырлый-җырлый кошларны эшкәртә. Мин инде фотоаппаратым белән бер мизгелне дә төшереп калдыр­маска тырышам. Суйган казны насос ярдәмендә күпертүләрен күргәч ничек гаҗәпләнүемне сез күз алдына да китерә алмыйсыз. Башта мин моны бер мәзәк кенә дип уйлаган идем. Кая ул, монда шаяртуга урын юк, эш гөрли. Баксаң, шулай эшләгәндә кошның йонын йолкуы җиңелрәк икән.
– Элеккеге заманда казларны күпертү өчен махсус укытылган кешеләрне чакыра торган булганнар, – дип сөйли Миләүшә Сәлахиева. – Ул хәзер генә барысы да җайлы, насосны аласың да, алга. Хәтта балалар да башкара ала бу эшне.
Казны үтүкләп, кызлар мине тагын да шаккатырды! Фотоаппарат шалт-шолт төшерүен дәвам итә, ә башымда «монысы нигә кирәк икән инде», дигән сорау бөтерелә. Гәрчә аңлашыла, күзәнәкләр ачыла һәм казларны йолкуы күпкә җиңеләя. Мунчаның икенче якты бүлмәсе Миләүшә һәм Рәшидә апа җитәкчелегендәге җырчы кызлар белән тулган иде. Йөгерек куллары белән җиңел генә каз мамыгын йолкыйлар. Элек тә каз өмәләре шулай уза идеме, дигән соравыма, Рәшидә апа Закирова:
– Юк инде, кызым! Элек без бакча уртасында учак ягып, шунда түгәрәккә утырып, казларны эшкәртә идек, үтүк тә юк, кайнар суга манып алабыз да, «вперед», – дип елмаеп җавап бирде.
Ике сәгать дигәндә 15 каз әзер иде инде һәм без гармун тавышына кушылып, җанга якын җырларны җырлап, чишмәгә юл алдык. Безнең белән сыдырылган канатларны алып, кызлар да бии-бии барды. Алар канатларны чишмәгә илтә торган юл буена таратты. Монысы киләсе елда хуҗабикәнең казлары сукмакны тутырып йөрсен дигән теләк белән башкарыла икән.
Чишмәдә кызлар бер мизгелдә сап-салкын суда казларны чип-чис­та итеп юып та алды. Бакырчы халкы чишмә янына бәйрәм күрергә килгән иде. Сүз уңаеннан, чишмә һәм аның территориясе кабат үзгәргән. Биеклектә паровоз барлыкка килгән. Монысын исә Әнәс хәзрәт башкарган. Бакыр­чылылар мин сезгә гаҗәпләнәм һәм шундый тырышлыгыгыз, булдык­лыгыгыз белән горурланам.
Инде ахырына якынлашкан бәйрәмгә кайтыйк. Тырышып эшләгән кызлар авылдашларына үзләренең биюгә сәләтле булуларын да күрсәтте. Мин дә читтә калмадым. Шәүкәт Миңнуллин уйнаган дәртле татар бию көенә тик торып түзеп буламы соң?!
Ә бәйрәм чын мәгънәсендә матур булды. Һәм аңа, һәрвакыттагыча, Бакырчыда яшәүче һәркемнең күңел җылысы кергән иде. Бүгенге буталчык көннәрдә, татар халкының телен, гореф гадәтләрен, мәдәниятен онытырга, юк итәргә тырышканда – мондый чаралар безгә һәм башка милләтләргә  бердәм булганда гына көчле булуыбызны күрсәтә. Бездә, балаларыбызда традицияләребез дәвам иткән очракта гына, үзебезне бер калып буенча кыркылган сарык көтүе түгел, ә аңлы кешеләр дип әйтә алыбыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: