18 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Бакырчыларча күңел бәйрәме
Менә сиңа шәһәр кызы! Шул яшькә җитеп, каз өмәсенең ничек узуын күрми яшә әле. Бер карасаң оят та, икенче яктан аңлашыла да. Ярар, үз-үземне акламыйм, гаебемне төзәттем, барысын да үз күзләрем белән күреп кайттым.
-
Менә шундый кеше
Кайбыч төбәгендә туып үскән Вячеслав Даниловның икенче – «Хуҗа Хәсән — минем гомер бишегем» китабы дөнья күрде. Беренчесе «Хуҗа Хәсән – әби-бабайлар нигезе» дип атала иде. Авыл тарихы турында китаплар күп инде ул диярсез. Килешәм. Әмма Вячеслав Власовичныкы төрле чорда булып узган тарихи вакыйгаларны үз эченә ала, авылныкын гына түгел, шушы төбәкнең тарихын тулаем яктырта. Аларны төрле уку йортларында укучылар һәм студентлар тарих дәреслекләренә өстәмә итеп тә куллана ала. Вячеслав Власович – редакциядә дә еш кунак. «Ватаным Татарстан»ны да үз итә. Олпат, белемле шәхес буларак, киңәшләрен дә бирә, үзе дә каләмен кулыннан төшерми.
-
МӘХӘББӘТТӘН НӘФРӘТКӘ...
Исәнмесез, хөрмәтле редакция. Хат аша шатлыгымны сезнең белән уртаклашырга булдым әле. Бәлки кемгәдер гыйбрәт булыр.
-
Күгәйләр үзсалым акчасына нинди эшләр башкарган?
2017 елда үзсалым суммасы – 200 сум 2014-2017 елларда җыелган акча күләме – 1 113 400 сум.
-
Тарихы бер гасырлык
Яшел Үзән эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп узды. Быел ул берничә истәлекле дата белән тәңгәл килде: Совет милициясенә – 100, ә Яшел Үзән эчке эшләр бүлеге оешуга 85 ел.
-
Батарея салкын булганга күрше гаепле?
– Кухнямда батареялар салкын. Идарә компаниясендә, 8 каттагы фатир торбасында бөке хасил булган, диделәр. Ә яшәүчеләре аны чыгармыйлар. Нишләргә? Кая барып кемгә зарланырга?
-
Табышлы да, җаваплы да
Башка бернинди акча эшләү ысулы да алкогольле эчемлекләр сату белән бәйле бизнестан отышлырак булмаячак. Спиртлы продукциягә сорау, илебездәге икътисади һәм сәяси хәлнең нинди булуына карамастан, һәрвакыт югары дәрәҗәдә булды. Монда процесста катнашучыларның барысы да: эчемлекне җитештерүчедән алып сатучыга кадәр – табышлы.
-
Музейда – мәдәни төн
Театр кием элгеченнән башлана, дип әйтергә яратабыз. Музей турында да нәкъ менә шуны кабатларга була.
-
Бик уңышлы, әмма тыйнак мәктәп
Шәһәребезнең 5нче гимназиясендә 2016-2017 уку еллары өчен хисап җыелышында булырга туры килде. Андый чараларга без – ата-аналар, гадәттә, теләмичә генә йөрибез. Әмма бу юлы «ник килеп утырдым инде мин монда» дигән үкенү хисе тумады.